Логотип «Мәйдан» журналы

Яңа көнгә керәм

Яңа көнгә керәм,Яңа көнгә,Әйди-әйди алга күңелне.Кояш чыгышларын күзәтүеОзынайта сыман гомерне... Яңа көнгә керәм...Яңа көннеңӨметләре берүк аклансын.Яңа көннең матур мизгелләреХәтерләрдә озак са...

Яңа көнгә керәм,
Яңа көнгә,
Әйди-әйди алга күңелне.
Кояш чыгышларын күзәтүе
Озынайта сыман гомерне...
 
Яңа көнгә керәм...
Яңа көннең
Өметләре берүк аклансын.
Яңа көннең матур мизгелләре
Хәтерләрдә озак саклансын!
 
Яңа көнгә минем,
Яңа көнгә
Уң аяктан атлап керешем.
Тели-тели изге теләкләрне,
Яңа көнне зурлап йөрешем!
 
Яңа көндә минем,
Яңа көндә
Тынгы белмәс күңел аша үтә
Мең төрле уй кабат яңарып.
Яңа көндә язсын,
Яңа көндә
Ишетергә әйбәт яңалык...
 

Илзирә ВӘЛИУЛЛИНА


Фото: https://ru.freepik.com/


«Мәйдан» № 12, 2022 ел

Комментарийлар