Логотип «Мәйдан» журналы

Яңа иртә

Һәр иртәнең сөенчесен алам,Өр яңа бит, яңа туган гына!Яшел үлән елык-елык килә,Иртәнге чык әле юган гына. Үткән көнне куып тоталмадым,Ничек кенә булды йөгергәнем...Ә яңасы әле шундый чиста,Бер ха...

Һәр иртәнең сөенчесен алам,
Өр яңа бит, яңа туган гына!
Яшел үлән елык-елык килә,
Иртәнге чык әле юган гына.
 
Үткән көнне куып тоталмадым,
Ничек кенә булды йөгергәнем...
Ә яңасы әле шундый чиста,
Бер хата да ясап өлгермәдем.
 
Белсәң иде, бу нинди көн булыр −
Бәхетнеме ныграк тояр өчен?
Ни булса да, ул барыбер миңа
Бирелә бит Сине сөяр өчен...
 

Гөлсәрия БАСЫЙРОВА


Фото: Николай Туганов

Комментарийлар