Логотип «Мәйдан» журналы

Яңа гына бабай булган баянчы Ринат Вәлиев тугызынчы тапкыр әти булырга җыена! - ИНТЕРТАТ

Җырчы Айгөл Бариева үзенең инстаграм аккаунтында туры эфирда танылган баянчы Ринат Вәлиев белән сөйләште. Фото: Рамил ГалиМузыкантның тугызынчы тапкыр әти булырга җыенганлыгы ачыкланды.- Әле беркөнне...

Җырчы Айгөл Бариева үзенең инстаграм аккаунтында туры эфирда танылган баянчы Ринат Вәлиев белән сөйләште.
0147 Фото: Рамил Гали
Музыкантның тугызынчы тапкыр әти булырга җыенганлыгы ачыкланды.
- Әле беркөнне генә сине искә төшереп утырдым. Балалар нихәл? Олы малаең Төркиядәме әле?
- Кайтты, өйләнде, баласы бар.
- Кит аннан, син бабаймыни?
- Бабай, бабай. Инде биш ай!
- Котлыйм!
“Ринат Вәлиевны котлагыз, Ринат Вәлиев инде бабай булды. Менә, кемнән үрнәк алырга кирәк! Сигез бала атасы, инде оныгы бар!”, – дип мөрәҗәгать итте Айгөл Бариева укучыларга.
- Кайчан өйләнде?
- Ике ел элек, Төркиядән кайтуга шунда ук икенче атнада өйләнде.
- Мин сезне опера театрында хатыныгыз белән күргән идем.
- Дүрт малаебыз бар. Ниһаять, кыз көтәбез.
- Ринат, син инде туктыйсыңмы шуның белән? Сине бәйләп куярга кирәк. Сөбханалла, синең генетикаң яхшы!
“Эчкече кешеләрдән туганчы, яхшы кешеләрдән балалар тусын!”, – дип хуплады Ринатны Айгөл Бариева.
 
http://intertat.tatar

Комментарийлар