Логотип «Мәйдан» журналы

Яңа гасыр иҗатчылары «XXI гасыр тавышы» аудиоҗыентыгын тәкъдим итте

14 октябрь көнне яшь язучыларга үз иҗатларын Кариев театры сәхнәсе түреннән тамашачыга җиткерү мөмкинлеге тудырылды. Кариев театрында «Калеб» яңа буын җыены кысаларында «XXI гасыр тавышы» аудиоҗыентыг...

14 октябрь көнне яшь язучыларга үз иҗатларын Кариев театры сәхнәсе түреннән тамашачыга җиткерү мөмкинлеге тудырылды. Кариев театрында «Калеб» яңа буын җыены кысаларында «XXI гасыр тавышы» аудиоҗыентыгы тәкъдим ителде.
21-gasyr-tavyshy
XXI гасырда әдәби мәйданга килгән шагыйрьләр үз иҗатларын бүгенге укучыга үз тавышлары белән җиткерү максатыннан аудиоҗыентык чыгарганнар. Әсәрләрне шагыйрьләр үзләре һәм актерлар укый. Редакторлар: Йолдыз Миңнуллина һәм Лилия Гыйбадуллина.
Җыентыкны тәкъдим итү кичәсе шигъри-әдәби һәм музыкаль кичә форматында оештырылган иде. Әдәби кичәнең режиссеры- Нәфисә Исмәгыйлева. Кичәдә Рүзәл Мөхәммәтшин, Гөлүсә Батталова, Булат Ибраһимов, Резеда Гобәева кебек инде танылган шагыйрьләр белән бергә, шигърияттә киң танылып өлгермәгән яшьләр дә бар иде. Шагыйрьләр төрле образларда сәхнәгә чыгып шигырьләрен укыдылар. Аларга күпмедер дәрәҗәдә артист булырга да туры килде.
Кичәнең музыкаль өлешен композиторлар Эльмир Низамов, Миләүшә Хәйруллина скрипкачы Динә Закирова, җырчылар Илгиз Мөхетдинов, Эльза Заяри һәи Илнар Миранов бизәде. Әлеге иҗатчылар “Безнең җыр” иҗат лабораториясендә катнашучылар.
“Бу безнең алты ел буе ниятләгән һәм күңелебездә йөрткән идеябезнең тормышка ашырылуы. Насыйп вакыты нәкъ менә 2019 елда булган икән. Без бик шатбыз, бик зур эш башкарып чыга алдык,” – дип кичәне тәмамлады “Калеб” яңа буын җыены лидеры, Кариев театры директоры Гүзәл Сәгыйтова.
«XXI гасыр тавышы» аудиоҗыентыгы театр фойесында сатылды. Ул әле күп тираж белән чыгарылмаган. Оештыручылар алга таба аны тарату-сату ысуллары турында уйлыйлар. Ихтыяҗ булса, ул әлбәттә, сатуга чыгачак.

Фото: https://vk.com/kariev_teatri

https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/15/195377/

Комментарийлар