Логотип «Мәйдан» журналы

Яңа ел табынына — тәмле койка

Бәйрәм табынын алдан ук кайгыртыйк.Койка сүзен ишетү белән күпләрегез аптырап китәр, мөгаен. Койка — элек-электән барыбызга да таныш холодец була ул. Бу ризыктан башка Яңа ел өстәлен күз алдына да кит...

Бәйрәм табынын алдан ук кайгыртыйк.


Койка сүзен ишетү белән күпләрегез аптырап китәр, мөгаен. Койка — элек-электән барыбызга да таныш холодец була ул. Бу ризыктан башка Яңа ел өстәлен күз алдына да китереп булмый.
Койка әзерләү өчен малның җилемгә бай баш-аяк, ирен һәм колак итен алалар. Ит кибетләрендә аның өчен әзер җыелма сатыла.
1 килограмм иткә 2 литр салкын су исәбеннән барысын бергә кәстрүлгә салып, акрын гына кайнаталар. Өстендәге күбеген һәм маен җыя-җыя, 6-8 сәгать пешерәләр. Пешеп җиткәндәрәк шулпага эре итеп турап коры табада кыздырылган суган белән кишер, дафнә яфрагы салалар.
Ит пешеп җиткәч, сөякләрдән җиңел аерыла башлагач, аны кәстрүлдән алалар, ә шулпаны вак тишекле чүмеч яки марля аша сөзәләр. Итне сөяктән аерып, вак кына турыйлар да, яңадан шулпага салып, тоз, борыч өстиләр һәм тагын 45 минут кайнаталар.
Әгәр шулпаның җилеме азрак булса, салкын суда җебетелгән желатин салып, кайнатып алалар. Әзер итле шулпаны яхшылап бутагач, махсус савытларга салып, салкын урынга яисә суыткычка куялар.
Савытларга бүлгәнче, вак кына туралган сарымсак өстәсәң, койка тәмлерәк була. Табында койка янына керән яки горчица куялар.


Фото: ok.ru


https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Ya-a-el-tabinina--t-mle-koyka-587955/

Комментарийлар