Логотип «Мәйдан» журналы

"Яңа ел чыршысы" салаты

Яңа ел өстәленә менә дигән салат!Ингредиентлар:- сельдь балыгы;- кызыл чөгендер – 2 данә;- эре кишер – 1 данә;- бәрәңге -5 данә;- суган;-майонез;Бизәү өчен:-укроп;-консервланган кукуруз;-гранат;-йомыр...

Яңа ел өстәленә менә дигән салат!

gqntpeq12ne
Ингредиентлар:
- сельдь балыгы;
- кызыл чөгендер – 2 данә;
- эре кишер – 1 данә;
- бәрәңге -5 данә;
- суган;
-майонез;
Бизәү өчен:
-укроп;
-консервланган кукуруз;
-гранат;
-йомырка.
Әзерләү:
Яшелчәләрне пешерергә, суытып чистартырга һәм уртача угычтан чыгарырга. Кишернең бер өлешеннән бизәү өчен йолдызчык кисеп алырга.
Сельдь балыгын чистартып, вак итеп турарга.
 
Киң матур савытка чыршы формасында 1әр см лы итеп катламнап тезә башлыйбыз:
- Майонез белән болгатылган бәрәңге;
- сельдь балыгы һәм суган, өстенә юка гына майонез катламы;
- кишер;
- чөгендер, аны күп итеп майонез белән каплыйбыз.
 
Салатны бизи башлыйбыз. Укроп яфракларын чыршы ботагына охшатып тезәбез. Өскә кишердән ясалган йолдызны урнаштырабыз. Пешкән йомырканы вак угычтан чыгарып (сарысын агыннан аерым). Йомырканың агын гирлянда җирлеге итеп ясыйбыз. Гирлянданы кукуруз бөртекләреннән формалаштырабыз. Йомырка сарысын да шулай ук ясыйбыз, анын өстенә гранат бөртекләре тезәбез. Яңа ел чыршысы әзер!
 

Комментарийлар