Логотип «Мәйдан» журналы

Ялгыз өй

Флера Тарханова шигыре.

Өебезне сагынып кайткан идем –
Истәлекләр кабат яңарды,
Өрфә җептәй нечкә күңелемә
Үзәк өзгеч хисләр таралды.
Өйгә илтә торган бөтен юлны
Күмеп киткән әни сагышы.
Колагыма ишетелеп куйды
Әтиемнең гармун тавышы.
Үткәнемә үрелеп карар өчен
Мин күтәрдем хәтер читләрен.
Үсмер чакның күз карашын тоеп
Сискәнүдән әллә нишләдем.
Инде ялгыз калган өебезгә
Кереп булмый икән капкадан.
Тәрәз аша эчкә карыйм, дисәм,
Аларны да пәрдә каплаган.
Безнең эзләр яткан шушы өйдә
Җыелышкан узган елларым.
Түзалмадым, тәрәз капкачына
Башым куеп үксеп еладым.
Күптән ялгыз калган өебезгә
Кереп булмый икән капкадан.
Бер тутырып карап калыйм, дисәм,
Күзләремне пәрдә каплаган.
 

Флера ТАРХАНОВА

 

Фото: Николай Туганов

 

 

 

Комментарийлар