Логотип «Мәйдан» журналы

Ялгыз каен

Ярсып аккан Күк яр суыСерләр урлап алга үрмәли.Ялганлама, әйт, елгачык,Дөрес сөйлә…Җан дустымны мин дә күрмәдем…Авыл кызы,Тын кичләрдә ярга аяк ташлап,Шарлавыклар белән серләшә.Күктә йөзгән үксез ай б...

Ярсып аккан Күк яр суы
Серләр урлап алга үрмәли.
Ялганлама, әйт, елгачык,
Дөрес сөйлә…
Җан дустымны мин дә күрмәдем…
Авыл кызы,
Тын кичләрдә ярга аяк ташлап,
Шарлавыклар белән серләшә.
Күктә йөзгән үксез ай белән дә,
Белмим инде, ниләр сөйләшә?!..
Сөйләр сүзләр, кызчык, агып киткән,
Күк яр аны сиңа сөйләмәс.
Ике дусның сүзен тыңлап,
Яшерен серне сиңа көйләмәс.
Сер тыңлыйсың килсә,
Ялгыз каен сөйләр.
Бар!
Ялгыз каен ялгыз булмасын!
Хәтер сандыкларын ачып,
Син кызыйга,
Булган эшең барып чыкмасын.
 

СИРИН


1928 ел


Фото: https://ru.freepik.com/


 

Комментарийлар