Логотип «Мәйдан» журналы

Ялгыш язылган язмыш

Ясалган язмышны төзәтеп, маңгаеңа язылган язмышны үзгәртеп булмый диюләре хактыр.Хәтта алдан күрү сәләтенә ия кешеләр дә, күрәзәче булып йөреп, кешеләрнекен түгел, үз язмышларын да үзгәртә алмыйлар би...

Ясалган язмышны төзәтеп, маңгаеңа язылган язмышны үзгәртеп булмый диюләре хактыр.
Хәтта алдан күрү сәләтенә ия кешеләр дә, күрәзәче булып йөреп, кешеләрнекен түгел, үз язмышларын да үзгәртә алмыйлар бит.
Картлар: «Күрәчәкне күрми гүргә кереп булмый», – диләр. Шулайдыр.
Автобуста ирексездән ике ханымның сөйләшкәнен тыңларга туры килде.
Беренчесе:
– Карале, синең балаларың зурдыр, башлы-күзле булып беткәннәрдер инде, – ди. – Картың белән икәү генә торасызмы?
– Әйе, хәзер картым белән генә калдык.
– Балаларың аерым торалармы?
– Аерым.
– Анысы әйбәт икән. Бала-чаганың аерым торуы яхшы.
– Шу-ла-ай, – дип сузды ханым, аннан соң үз-үзенә сөйләнгәндәй тезеп китте: – Улым өйләнде, үзләренең фатирлары бар. Кызым кияүгә чыкты. Аерым яшиләр.
– Киленең, киявең үзебезнең кешеләрме соң?
– Кияү – үзебезнең милләттән.
– Анысы яхшы икән.
Анысы яхшы яхшысын, улым гына марҗага өйләнде. Балалары да – Маша да Саша. Килсәләр нәрсә сөйләшергә белгән юк. Бер авыз сүз татарча белмиләр. Киленнең татарча өйрәнергә исәбендә дә юк. Улым да балалары белән русча гына сөйләшә. Җитмәсә, кодагый тиешле кеше балаларны чиркәүгә алып барып икесен дә чукындырган. Бала бит инде алар, килгәч кочакламакчы булам, кочаклый гына алмыйм бит, муеннарына аскан «тавык тәпие»н күрәм дә, имәнеп китәм, тәннәрем әллә нишли.
Ханым бераз уйланып торды.
– Ә синең балалар ничек?
– Шөкер Ходайга, минекеләрнең хатыннары – үзебезнең кешеләр. Аптырама, минем оныклар да, әти-әниләре татар булса да, татарча белми, исемнәре генә татарча…
– Андыйга гына түзәр идең әле…
Киләсе тукталышта ханымнар төшеп калды. Аларның сөйләшкәннәре минем йөрәккә уелып, озак вакытлар тынгы бирмәде. Озак уйланып йөрдем.
Тукай теле белән сөйләшәм мин,
Туган телнең тоеп аһәңен.
Татар малае мин, шуның белән
Чиксез горурланып яшәрмен, – дип, горурланып, башын югары тотып йөргән горур егетләр кая микән алар? Телен, динен онытканнар булган кебек, милләте, теле белән горурланучылар да бар.
Язмышына язылгангамы, тәкъдир эшеме, ялгыш язмышларга юлыкканнар да бар.
Моннан берничә ел элек булган тагын бер сөйләшү искә төште.
Улым белән хастаханәдә ятарга туры килде. Авырып түгел, сәбәбе башка – кечкенә улымны сөннәткә утыртырга кирәк иде. Операция уңышлы гына узды. Табиб: «Баланы да интектермәгез, үзегез дә интекмәгез, бүген кайтып йөрмәгез, рәхәтләнеп ятып ял итегез, иртәгә генә кайтырсыз», – дигәч, хастаханәдә кунып калырга булдык.
Бина күптән түгел генә салынган. Заманча матур итеп төзелгән бинаның бар җире ялт итеп тора. Чиста, матур. Минем белән бер бүлмәдә күрше районнан килгән бер апа ята. Аңа берничә көн элек кенә операция ясаганнар, хәзер терелеп килә, аягында йөри, үзе сөйләшергә дә ярата торган булып чыкты.
Сөйләшәбез. Ике хатын-кыз туры килсә, иртәме-соңмы, барыбер кайчан да булса балалары турында сөйләшә башлый инде ул. Бүлмәдәшем минем наркоздан айный алмаган улым тирәсендә бөтерелүемне, улымны жәлләп елап та алуымны карап-күзәтеп торды да гаиләм, балаларым турында сораштыра башлады.
– Бик яшь күренәсез, бу баш балаңмы? – ди.
– Улымнан зуррак кызым бар, ул әтисе белән өйдә калды, – дим.
– Сөбханалла, яшь булсагыз да, ике бала анасы икәнсез…
– Әйе, ике балам бар шул. Ә сезнең балалар зурдыр инде? Оныкларыгыз да бардыр?
– Балалар зур, – диде шундый ачык йөзле, сүзчән апа, кырыс кына итеп. Аның йөзе күзгә күренеп каралып китте.
Мин нинди ярамаган сүз әйттем микән дип уйларга да өлгермәдем, үзенең кырыслыгына үзе дә кыенсынгандай, ул янә телгә килде.
– Ике оныгым бар, – аның йөзе барыбер яктырмады.
Мин әңгәмәдәшемнең кырыс йөзенә карап, сүзне дәвам итәргә уңайсызланып утырам. Ләкин бераз тын утырганнан соң апа сүзен дәвам итте.
– Кызымның ике малае бар. Улымның бер кызы бар иде, машина тәгәрмәчләре астында калып һәлак булды. Биш кенә яшьлек иде сабыем.
Хәзер инде мин өнсез калдым. Гафу үтенергә дә белмим. Сүз башлавыма үкенәм. Апа елый ук башлады, аның күзләреннән яшь коела. Менә нәрсәгә икән аның кырыслыгы. Менә нәрсәгә икән аның кара коелуы. Мин үзем дә сизмәстән аның төзәлә башлаган ярасын кузгатканмын.
Бүлмәдәшем, тәгәрәп-тәгәрәп төшкән күз яшьләрен сөртә-сөртә, әле ярсып китеп, әле пышылдауга күчеп, миңа улының язмышы турында сөйләде.
Мин бер кызышып, бер туңып, тынымны да алырга куркып, бүлмәдәшемне тыңлыйм.
Ишек какты берәү. Күрәмен –
Сары чапан кигән Сагыш тора.
– Ният кылдым, – ди ул, – керәмен.
– Менә ничә ел инде безнең йортта сагыш яши, балам. Аны куып чыгарып та, җиңеп тә булмый.
Мин бүлмәдәш апаның йөрәген телгәләп торган кайгысын сөйләячәген аңладым.
Сары чапан кигән Сагыш.
– Улым армиядән өйләнеп кайтты. Килен кеше рус милләтеннән булып чыкты. Аларның кайтып төшүе безгә аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте. Нәселдә булмаган хәл иде бу. Ирем белән башта балаларга сиздерми генә аһ-ваһ килсәк тә, күрәчәк белән килештек. Ярый, дидек, җаны теләгән елан ите ашаган, ияртеп кайткан адәм баласын урамга куып чыгарып булмый бит инде. Кешедән яхшы түгел дип, барлык туганнарны, күршеләрне җыеп, матур итәргә тырышып туй да уздырдык. Катнаш никах туен күргәнегез булса, сөйләп тормыйм. Төрле милләттән җыелган кунаклар белән бәйрәм итү – ул бака туен хәтерләтә. Безнең дә шуңа охшаганрак нәрсә булды. Бер башта русча җырлыйлар, икенче башта, беренчеләрне уздырырга тырышып, татарча такмаклыйлар. Бераз салып алган урыс кунакларыбыз такмаклый-такмаклый, сикерә-сикерә биергә үк тотындылар.
Яхшымы, яманмы – туй узды.
Яши башладылар. Яшьләр бит. Бер-берсеннән башка тормыш юктыр кебек тоела торган вакытлары. Бер-берсен шундый яраталар. Күзләре – күздә, куллары – кулда, авызлары – авызда яшьләрнең. Чөкердәшәләр генә. Матур яшиләр, бер-берсенең сүзеннән чыкмыйлар. Әти-әни өчен, баласы бәхетле булса, тагын ни кирәк инде. Ирем белән мин балаларга карап шатланып бетә алмыйбыз.
Килен кеше бик илгәзәк, көлеп кенә тора, йорт эшләренә дә кулы ята. Безне дә, авылыбызны да, авыл кешеләрен дә үз итте.
Татар авылында яшәсәк тә әле бер хәл булыр иде. Килен ирексездән телне өйрәнергә, гореф-гадәтләрне санларга мәҗбүр булыр иде. Без бит бистәдә яшибез. Бистә кешеләренең яртысы диярлек урыс милләтеннән. Төрле җирләрдән кайткан кешеләр дә бар, алары да русча сөйләшә. Киленебез татарча өйрәнергә теләмәде. Без моңа да әллә ни борчылмадык. Теләми икән, нигә көчләргә, дип уйладык. Баш бәласе итеп кабул итмәдек, ни генә булса да, балалар матур гына яшиләр, бар да үз урынын тапты, тормыш җай гына ага башлады.
Озакламый килен бик матур кыз алып кайтты. Ул баланың матурлыгы!.. Аю-аппагым, керпе-йомшагым, дигән кебек кенә түгел. Бала, чыннан да, бик тере, бик матур иде. Аны әти-әнисеннән ала алган вакытта бабасы белән кулыбыздан да төшермибез. Әтисе кызы өчен үләргә дә әзер. Тормышыбыз тагын да ныграк түгәрәкләнде. Оныгыбызның һәр кыланмышына карап сокланабыз, аны сөеп туя алмыйбыз. Килен сүзендә нык торгач, оныкка Наташа дигән исем бирдек. Татар фамилияле, әтисенең исеме татар булган Наташа булды бу. Анысына да ияләштек. Нишлисең инде, дибез, аның да үз дине, аның да баласы бит ул, үзе тапкан балага исем куярга гына хакы бардыр.
Хәзер ничек шулай килеп чыкканын да әйтә алмыйм инде, без бит аны гел карап тора идек, гомере шулай кыска булдымы, Ходай Тәгалә аны безгә күреп калырга гына биргән булдымы, урамга чыккан җиреннән бала машина астында калып һәлак булды. Әнисенеке кебек зур зәңгәр күзле гүзәл чәчәгебез мәңгегә күзен йомды. Кайгыбызның зурлыгын әйтеп бетерә торган түгел иде. Әнисе җир тырмап елады.
Ул көннәрдә без генә түгел, тирә-күршегә кадәр ашау-эчүдән калды. Күршеләр урамга чыгарга кыенсынып, өйләрендә утырдылар.
Киленнең такмаклый-такмаклый елавы урамны дер селкетеп торды. Безнең йөрәкләрдән кан акты.
Никадәрле кайгырсак та, үлгән артыннан үлеп булмый, баланы җир куенына иңдерергә кирәк. Бөтен шартын туры китереп, баланы юып, матур күлмәкләр кидереп табутка салдык. Барлык йоланы үтәп, зиратка юл тоттык. Әнисе белән әтисе Наташабыз янында машина өстендә бара. Мин күршеләр, кызым белән машина артыннан барабыз. Бервакыт киленнең:
– Без кая барабыз? – дип, ачыргаланып кычкыруына бөтен кеше сискәнеп китте. Туктарга әмер бирделәрмени, барыбыз да туктадык.
Машина да шып туктады.
Килен сикереп машинадан төште дә, кайгыдан урыныннан купкан күзләре белән безгә берәм-берәм карап:
– Без кая барабыз? – дип сорый.
Без аны әллә алышынды микән, баланың үлүенә һаман ышанып бетә алмый, күмдерәсе килми, ахры, дип уйлыйбыз.
– Кызым, тынычлан, зиратка барабыз, – дим, үзем аны тынычландырмакчы, юатмакчы булам.
– Нинди зират? – ди килен. – Зират бит бу якта түгел, әнә теге якта, – дип, урыс зиратына таба төртеп күрсәтә.
Бөтен халык телсез калып басып тора. Улым да, мин дә, әтиебез дә ни әйтергә белми басып торабыз.
– Зират бит бу якта түгел, кая барабыз без?
– Мин татар зиратыннан кабер казыткан идем, – ди улым, киленне тынычландырырга тырыша.
– Мөселман зиратына? Минем сабыемны мөселман зиратына күммәкчеме сез?
– Әйе, мөселман зиратына.
– Мөселман зиратынамы? Минем баламнымы?
Килен беребезне дә тыңламый. Шашынган кебек кычкыра да кычкыра.
– Юк, борылыгыз, баламны анда күмдермим.
– Кабер казылган бит инде, – ди улым.
– Тагын казыгыз…
– Алай ярамый.
– Нигә ярамый? Кемгә ярамый? Сиңа ярамыймы?
– Гомумән, ярамый.
– Гомумән, кемгә ярамый?
– Тынычлан, акыллым, тынычлан.
– Юк, тотма мине, тынычландырма мине…
Килен бер генә минут ни әйтергә белмәгәндәй авызын бер ачып, бер ябып, сүзсез торды. Аннан янә ачыргаланып кычкыра-кычкыра сөйли башлады.
– Минем баланы мөселманнар зиратына күммәкче буласызмы? Күмми генә торыгыз әле. Кем аны тугыз ай буе йөрәк түрендә йөртте? Кем? – Килен янә тынып торды да, алмашынган күзләре белән әле беребезгә, әле икенчебезгә карый-карый сүзен дәвам итте. – Синме? Кем аны мең газаплар белән якты дөньяга китерде? Кем? Бәлки, синдер? Кем аңа төн йокыларын калдырып күкрәк сөтен имезде? Кем? Синме?
Килен күз яшьләренә буыла-буыла кычкыра, елый. Аңа карап йөрәк телгәләнә. Карап, түзеп торырлык түгел. Беркем дә сүз әйтергә батырчылык итми. Юатып та булмый. Туган-тумача гына түгел, бөтен бистә халкы тетрәнеп басып тора. Шунда:
– Әни кешегә каршы бармагыз инде, ике кабер казыту начар әйбер булса да, баланы әнисе теләгән зиратка күмегез, – диде, ни әйтергә, ни сөйләргә белмичә гаҗиз калган мулла.
Без сүзсез генә ризалаштык. Мулла үзе дә сихерләнгәндәй китми, безнең белән бара.
Барыбыз да икенче якка, урыс зиратына киттек. Бер-беребезгә күтәрелеп тә карый алмыйбыз. Кайгы тәмам иңсәгә менеп утырды. Ул һаман безне баса бара, күтәрерлек кенә түгел.
Казылмаган каберне казып, Наташабызны урыс зиратына җирләп кайттык. Ул сәгатьләр, ул минутлар, ул көннәр мәңге узмас, мәңге онытылмас кебек иде.
Баланы җирләгәч тәмам аптырадым. Кемнән киңәш сорарга, нишләргә дә белмим. Мулла чакырып өчесен, җидесен укытасы килә, киленнән куркам.
Киленгә карарга да куркыныч, ул кибеп-корып бетте. Ашамый да, йокысы да юк. Еламый да, бераз эче бушар иде, безнең белән сөйләшми дә. Шәүлә кебек йөри. Ул да адәм баласы бит. Аңа караган саен йөрәктән кан тама. Озак та тормады, шулай дәшми-тынмый йөрде-йөрде дә, бер көнне әйберләрен җыеп, үз ягына кайтып китте. Аны ничек тыеп, тотып була инде.
Килен киткәч, бәхет качкан өйдә тагын да ямь бетте. Улым шешә белән дуслашты. Менә ничә ел инде өйләнми дә, киленне дә барып алмый, үзе дә аның янына бармый.
Шулай, кызым, әллә нинди ялгыш язмышлар бар бу дөньяда. Гаилә корганда хәзерге яшьләр үз язмышлары турында гына уйлыйлар. Тормыш ул өйләнеп бергә тору гына түгел бит әле. Балалар туасы бар. Картаясыбыз бар, фани дөньядан бакыйга күчәсебез бар. Шулай булгач, гаилә корганда бик уйланырга кирәк.
Чытырдатып җанны кысты Сагыш.
Тәкать бетте – түгел чыдарлык.
Чакырылмаган әрсез бу кунакны
Һич кенә дә булмый чыгарып.
Бүлмәдәшем тынып калды. Ул, кайгылы көннәрен тагын бер кат күңеленнән кичереп, күз яшьләренә манчылган. Гәүдәсе дә кечерәеп, бөрешеп калган кебек.
Бүлмәдәшем күз яшьләрен сөртеп, тәндә бала йоннары кабарырлык итеп авыр сулады да, сүзен дәвам итте.
– Сез, бәлки, мине гаеплисездер. Баласына дөрес тәрбия бирмәгән диярсез. Чыннан да, бәлки, дөрес тә тәрбияләмәгәнбездер. Мин улымны башка милләт кешесенә өйләнер дип уйламадым да. Безнең гаиләдә катнаш никахлар турында сүз кузгалганын да хәтерләмим. Андый хәл безнең белән булмас, дип йөргәнмендер инде. Әйтәм бит, безнең нәселдә андый хәлнең булганы юк иде.
Бүлмәдәшем тынып калды. Мин аны юатырдай сүз таба алмыйм.
Чытырдатып җанны кысты Сагыш.
Тәкать бетте – түгел чыдарлык.
Чакырылмаган әрсез бу кунакны
Һич кенә дә булмый чыгарып.
Бу дөньяда язмышлары ялгыш язылган кешеләр бер алар гынамыни…
 

Илүсә НӘБИУЛЛИНА


Фото: https://pixabay.com

Комментарийлар