Логотип «Мәйдан» журналы

Ял көннәрендә Татарстанда буран көтелә

Ял көннәрендә Татарстанда буран көтелә. Бу турыда Татарстан Министрлар Кабинетында Гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия утырышында Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге җитәк...

Ял көннәрендә Татарстанда буран көтелә. Бу турыда Татарстан Министрлар Кабинетында Гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия утырышында Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге җитәкчесе Сергей Захаров хәбәр итте.hava24
«Төнлә бераз кар яварга мөмкин. Көндез республиканың көнбатыш районнарында кар яварга һәм буран булырга мөмкин. Җил көньяктан уртача тизлектә исәчәк, урыны белән җилнең тизлеге 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин», — дип сөйләде якындагы ялларга һава торышы турында Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге җитәкчесе.
Республиканың кайбер районнарында төнлә һава температурасы -22 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы -14 градус булачак. Юлларда кар көртләре һәм бозлавык хасил булырга мөмкин.
Мондый һава торышы якшәмбе дә сакланачак.
 

Фото: Владимир Васильев 


https://tatar-inform.tatar/news/ecology/23-12-2020/yal-k-nn-rend-tatarstanda-buran-k-tel-5794893

Комментарийлар