Логотип «Мәйдан» журналы

Ял көннәрендә һава торышы бозыла

Ял көннәрендә Үзәк Россиядә бураннар көтелә. Россия Гидрометеорология үзәге Үзәк федераль округ кешеләрен көчле кар яву турында кисәтә. Фото: архив/Салават Камалетдинов21 һәм 22 апрельдә Үзәк Россияне...

Ял көннәрендә Үзәк Россиядә бураннар көтелә. Россия Гидрометеорология үзәге Үзәк федераль округ кешеләрен көчле кар яву турында кисәтә.
2750 Фото: архив/Салават Камалетдинов
21 һәм 22 апрельдә Үзәк Россиянең күпчелек өлкәләрендә көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан искән җил тизлеге 15-22 м/с ка кадәр артачак.
Синоптиклар Үзәк федераль өлкәнең төньягында, Мәскәү өлкәсендә карлы яңгыр булачак дип фаразлый. Урыны белән кар катламы 15 сантиметрга кадәр җитүе көтелә.
Якшәмбе көнне төнге температура минус ике градуска кадәр төшү ихтимал. Көндез икедән сигез градуска кадәр җылы булу көтелә. Дүшәмбегә каршы төндә температура алты градус салкынга кадәр төшәр дип фаразлана.
 
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар