Логотип «Мәйдан» журналы

Яктылык тәрәздән үрмәли!

Алмаз Мансуров шигыре.

Яктылык тәрәздән үрмәли!
Һәм тиздән
Итәген төн җыйнар,
Уянып җитмәгән акылны
Кайнар чәй рәхимсез бер кыйнар.
 
Йокыга оеган буыннар
Шыгырдый сагынып ястыкны.
Яңа көн туганда үткәннең
Ишеген шартлатып яптыкмы?
 
Аркадан йөгерә салкынлык,
Урамга күз салсаң тәрәздән!
Төшкәли ап-ак кар, оета,
Йокыга китмәдек бик әздән.
 
Уяну бик авыр тормышта,
Йокыга уралса күңелең.
Йокылы-уяулы шул килеш
Узарга ошаган бу көнең.
 

Алмаз МАНСУРОВ


 
Мансуров Алмаз Илдар улы 1991 елның 24 маенда Казан шәһәрендә туа. Беренче дүртьюллыкларын 10 яшендә яза, 9 нчы сыйныфтан исә даими иҗат итә башлый. Казан федераль университетының Татар филологиясе факультетын тәмамлый. Күпсанлы шигырьләр, хикәяләр авторы. «Таян Аллага», «Иделем акчарлагы» бәйгеләренең Гран-при иясе. Россия федерациясе Президентының талантлы яшьләрне үстерүдә ярдәм йөзеннән бирелә торган премиясе лауреты. «Мәхәббәт әкияте» китабы авторы. 2015 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Казанда яши. Шагыйрьгә бу айда 30 яшь тулды. Ихлас котлыйбыз! Иҗади үрләр, илһам, имин гомер телибез.
 

 

Фото: https://pixabay.c

 

«Мәйдан» №5, 2021 ел. 


 

 

 

 

Комментарийлар