Логотип «Мәйдан» журналы

Хыял

Шаулы шәһәрләрдән еракта, олы юллардан читтә утырган кечерәк кенә авылда түбәсе калай белән ябылган кечкенә генә бер мәктәптер ул. Көзләрен аның бөтен бүлмәләре дә моңсу каеннарның алтын-сары балкышын...

Шаулы шәһәрләрдән еракта, олы юллардан читтә утырган кечерәк кенә авылда түбәсе калай белән ябылган кечкенә генә бер мәктәптер ул. Көзләрен аның бөтен бүлмәләре дә моңсу каеннарның алтын-сары балкышыннан һәрвакыт яп-якты булып торадыр. Кышларын исә ул каеннар һәрбер иртәдә, туйдагы кәләш сыман, актан гына киенеп куядыр. Өсләренә төн буена йолдызларның көмеш тузаны яугандай, каеннар җемелдәп торган куе бәскә төренәдер дә, үз-үзләренә хәйран калып, тын гына утырадыр. Бөтен тирә бу аклыктан әкияти серле булыр. Яшел төскә буялган мәктәп бинасы ап-ак агачлар эченнән матур әкият өе сыман күренер.
Аны әнә шул мәктәпкә укытырга җибәрделәр, һәрбер йорты күз күрке булырлык авылның чирәмле урамнары, җиләк-җимеш бакчалары, борылып-борылып аккан суы һәм шаулы урманнары беренче күрүдә үк күңеленә хуш килерләр, искиткеч гүзәл табигате сокландырыр, гашыйк итәр, ниндидер таныш түгел ямьгә төренгән тын һәм серле тормышы исә үзенә тартыр. Тик шулай да бу авылга килеп төшкән көннәрдә бик ямансу булыр аңа. Үзе укыган педучилищены, шаулы студент елларын сагыныр, иптәшләрен, дусларын юксыныр, мөгаен. Яңа җирдә башта ялгыз, ятим сизәр ул үзен. Авыл кешеләре аңа барысы да чит күренерләр.
Күңеле моңланган чакларда ул урманга китеп барыр. Озак итеп аның сукмаклары буйлап йөрер, шавын тыңлар. Монда һәрвакыт җанына җиңел һәм рәхәт булыр. Көзге урман аны аңлыйдыр сыман, үзенең куе шавы, сагыш тулы матурлыгы һәм шифалы һавасы белән юатырга, ярдәм итәргә телидер күк тоелыр.
Әнә шундый көннәрнең берсендә, уйга батып урман юлы белән барганда ул, һич көтмәгәндә, Аны очратыр. Кызыл яфраклар түшәлгән юлдан җиңел адымнар белән каршысына килүче кызны ерактан ук күреп алыр ул. Аларның аралары якынайганнан-якынаер, тик ул, һәрвакыттагыча, югалып, каушап калыр, кызга сүз әйтү түгел, туры карарга да куркып, үз юлын дәвам итәр. Кыз аңа үзе эндәшер:
– Исәнмесез, – дияр ул, – Үзәнле Тау авылына еракмы икән әле?
– Ерак түгел. Урманнан чыгу белән күрерсез ул авылны...
– Рәхмәт.
Һәм кыз китеп барыр.
Таныш түгел кызның искиткеч матур йөзендә ул оялчан елмаю кабынуын күреп өлгерер, кызыксыну белән үзенә төбәлгән зур зәңгәр күзләрен хәтерләп калыр. Бу көтелмәгән очрашудан соң аның күңелен ниндидер сагыш һәм шул ук вакытта якты да, шатлыклы да дулкынлану биләп алыр. Әлегәчә ят авыл, аның кырлары, юллары кинәт бик тә якын, үз булып күренә башлар. Моңсу урман да әллә нидән үзгәреп, яктырып киткәндәй булыр. Ул туктап калыр һәм, күңелендәге хисләрнең асылын аңларга теләгәндәй, китеп баручы кызга озак итеп карап торыр. Кыз да артына борылыр. Аларның күз карашлары очрашыр...
Аннары ул көне буена зәңгәр күзле кызны уйлап йөрер. Икенче көнне мәктәпкә барганда да, укытучылар бүлмәсендә үзенең беренче дәресенә әзерләнеп утырганда да уенда шул кыз булыр. Аның кем икәнен белү теләге тынгы бирмәс. Таныш түгел кызны яңадан күрәсе килер, сагыныр. Шул вакытта ишек ачылып китәр һәм бүлмәгә китаплар күтәреп зәңгәр күзле кыз үзе килеп керер. Алар берничә мизгел бер-берсеннән күзләрен ала алмый торырлар. Әмма шушы кыска гына вакыт эчендә ике йөрәк арасында мәхәббәт дип аталган салават күперенең беренче кыюсыз нурлары сызылып өлгерер.
Алар бер-берсенә гашыйк булырлар. Соңыннан, берничә ай узгач, шушы очраклы очрашуны бүләк иткән өчен язмышына мең мәртәбәләр рәхмәт укыр ул, «...башка мәктәпкә җибәргән булсалар...», дип әллә ничә тапкырлар куркып, хәтта коты очып уйлап куяр.
Соңыннан, берничә ай узгач:
– Төне нинди! Керәсе дә килми, – дип пышылдады кыз.
– Синең өчен генә килгән төн бу, – диде ул да пышылдап кына.
– Безнең өчен генә...
– Җаным...
Тып-тын. Шылт иткән аваз да юк. Зәңгәрсу көртләргә күмелеп утырган җылы өйләрдә күптән инде утлар сүнгән. Ап-ак томан эченнән ул өйләр акрын гына билгесез ераклыкка китеп югалучы корабларны искә төшерәләр. Мәктәп янындагы каеннар да ак хыялга төренеп китеп барганнар бугай, күренмиләр. Ә томан һаман куерганнан-куера, тын гына агыла да агыла... Кешеләр йоклап беткәч, ак болытлар, күрәсең, җиргә төшкәннәр... Тып-тын...
Әллә инде зәңгәр кардан, әллә инде яннарына иңгән йомшак ак болытлардан сизелер-сизелмәс кенә булып яз исе килә.
Бу гаҗәп төн эчендә алар икәү генә булырлар. Бер-берсенә сыенган хәлдә, яннарыннан агылучы болытларга озак итеп карап торырлар, үзләренең дә ак болытлар белән бергә ниндидер серле илгә – мәңгелек язга, яктыга китеп баруларын тоярлар.
Хыял, хыял! Синдә генә яшәп булса икән...
Шаулы шәһәрләрдән ерак, олы юллардан читтә утырган кечерәк кенә авылда түбәсе калай белән ябылган кечкенә генә бер мәктәп бар. Тузанлы коймаларга төренгән, иске һәм күңелсез өйләр арасында игътибарны җәлеп итәрлек бердәнбер бина шул мәктәп кенә иде. Һәр ике ел саен даими рәвештә яңартып, тышкы ягын яшелгә, ә түбә калаен кызылга буяп торганга күрә, мәктәп бинасының тузган булуы әллә ни күзгә бәрелми. Әмма ул да, чынында, шактый ук таушалган иде инде. Кышкы суык көннәрдә моның шулай булуы үзен аеруча нык сиздереп куя. Искесе урынына яңа бина салырга күптән җыенып йөриләр. Тик авыл балалары әлегә һаман шушы мәктәптә укый тора. Аның сигез классын тәмамлап чыкканнар күрше авылның урта мәктәбенә йөри. Анысын да тәмамлагач, алар олы юллар буйлап шаулы шәһәрләргә үк китеп баралар.
Ул, педучилищены бетереп чыкканнан соң, менә шул мәктәптә тыныч кына өч ел эшләде дә көннәрнең берендә, җитмәсә, нәкъ яңа уку елы башланыр алдыннан, шулай ук моннан китәргә карар кылды.
Сабыр холыклы, хыялыйрак егетнең кинәт мондый фикергә килүенә гади генә бер вакыйга сәбәп булды.
Район үзәгендә август конференциясе барган көннәр иде. Җыелышлардан бик нык арып йончыган укытучыбыз бераз саф һавада йөреп, ял итеп кайтырга ниятләде. Урамнарда уйланып шактый гына йөри торгач, үзе дә сизмичә, тимер юл вокзалына килеп чыкты.
Перрон буенда поезд тора иде. Ул яңа гына килеп туктаган булырга охшый: вокзал яны гөр килә. Китәргә җыенганнар, чемоданнарын күтәреп, вагоннарга таба ашыгалар һәм ишекләр янында өелешеп торучы ишләре белән кушылалар. Кайтып җиткәннәр исә, перронга төшү белән, кыр казлары кебек тезелешеп, тиз-тиз атлап автобус тукталышына киләләр, һәммәсе ашыга, һәммәсе дә каядыр омтыла. Бер тарафта кемнәрдер бер-берсе белән саубуллаша, икенче тарафта исәнләшәләр, көлешәләр. Вагоннарның берсеннән «Червоны гитары» ансамбленең язмасы яңгырый.
Чуар киемле кешеләрнең ыгы-зыгы килеп йөрүе, бәйрәм һәм саубуллашу вакытларында гына була торган тәртипсезлек һәм моңсу шау-шу, ерак юллар турындагы җыр, каяндыр сизелер-сизелмәс кенә килгән алма исе – бар да яшь укытучыда күңел күтәренкелеге белән бергә ашкыну хисләре уяттылар. Аның шушы бәйрәм эченә кереп чумасы, менә бу кешеләр шикелле ашыгасы, алар белән бергә еракка-еракка, кая да булса китеп барасы килде. Тик беркая да китәсе юк шул аның. Һичкемне көтәсе дә, озатасы да юк. Тормышның бәйрәмнәре аның яныннан поездлар шикелле узып кына китәләр. Ә ул аларга һәрвакытта читтән генә карап тора. Ят бер кеше шикелле. Чынлап та, шушы вакытка кадәр ниндидер чит бер кеше гомере белән яшәде түгелме соң ул? Һәрчак ул нидер көтте, күңеле белән һәрвакыт үзенең бәйрәменә, якты һәм шатлыклы бәйрәменә әзерләнде.
Ә еллар үтә тордылар. Үкенүләр, ялгызлык, эч пошулар һәм яңадан көтү – менә ул елларның хатирәсе. Ә аның үз тормышы шундый булырга тиеш идемени? Гүзәл хисләр, гүзәл максатлар белән үтәсе көннәр, дуслар белән гөрләшеп гомер итәсе көннәр, мәхәббәт-бәхеттән исереп, Мәҗнүндәй бар дөньяны онытып йөрисе көннәр – кайда алар? Хәзер дә ул, ярымкараңгы перронда басып торасы урында, әнә шул якты вагон эчендә утырасы кеше түгелме соң? Офыклар читендәге бәхет тулы шәһәрләргә китеп баручы поезддан, кечкенә генә тын поселокның утларына караган килеш, тәрәзәләр артындагы тормышларны күз алдына китереп хыялга бирелү – шулкадәр таныш хис ич аның өчен.
Егет кинәт сискәнеп хыялларыннан айнып китте. Соңгы вагонның ишегендә көлешә-көлешә бер төркем кызлар басып тора иде. Кыска итәкле җәйге күлмәк кигән, төз аяклы, сылу гәүдәле кыз, аңа таба карап, иптәшләренә нидер әйтте һәм тегеләре яңадан гөр килеп көлешеп алдылар.
– Чибәр егет, киттек безнең белән! Бәхетеңнән колак кагасың килмәсә, киттек! – дип кычкырды шук тавыш белән әлеге кыз һәм бик килешле генә итеп башын борып аңа елмайды.
Егет шунда бүген чалбарын үтүкләми киюен исенә төшерде, гаҗәпләнеп сүз таба алмый казык шикелле басып торуның чынлап та көлке икәнен аңлады, тик урыныннан кузгалып китә алмады.
Поезд, үзен сырып алган озатучылардан тизрәк арынырга теләгәндәй, кисәк кенә тартылып куйды да салмак кына шуышып алга үрмәләде. Вагон ишегендә басып торучы кызлар егет белән тигезләштеләр. Ул әлеге шаян кызның бик тә чибәр булуын күреп калды. Кыз елмаймый иде инде.
– Моңаерга кирәкми, егет! – дип кычкырды ул һәм үз итеп аңа кул болгады.
Поезд, әлеге сылу кызны һәм яшь укытучының хыялларын алып, кичке караңгылыкка кереп югалды. Бушап калган перрон кырыенда ай нурларында ялтырап салкын рельслар гына сузылып калды.
Егет рельсларга текәлеп шактый басып торды. Ни сәбәптәндер, үзе яшәгән квартир хуҗасы – гомерен ялгызлыкта үткәргән карчыкның: «Ходайга шөкер, бүген дә кич җитте», – дия-дия, ялан аяклары белән идәнгә авыр басып, утны сүндерергә баруы күз алдына килде. Ул көлемсерәп куйды. «Китәргә кирәк ул авылдан», – дип уйлады һәм ниндидер үкенеч белән яңадан зәңгәр күзле кызны исенә төшерде.
Зәңгәр күзле кыз яшь укытучының иң кадерле хыялы һәм беркемгә дә сөйләми торган сере иде. Ул аны педучилищены тәмамлап, туган авылында ял итеп ятканда – үзенең киләчәк тормышын күз алдына китереп йөргән вакытта уйлап чыгарды. Дөресрәге, зәңгәр күзле кыз аның күңеленә һич көтмәгәндә, үзеннән-үзе килеп керде. Керде дә бүтән чыкмады. Тора-бара егет әлеге кызның дөньяда булуына һәм үзенең аның белән, һичшиксез, очрашачагына ышанып ук йөри башлады.
Тик ул эшкә килгән мәктәптә зәңгәр күзле кыз юк иде. Укытучыларның һәммәсе дә – олы яшькә җиткән абруйлы кешеләр.
Авылның бармак белән генә санарлык кызлары арасыннан да күңеленә ошаганы булмады.
Шулай итеп, бу авылда зәңгәр күзле кыз юк иде. Ләкин егет аны оныта алмады. Ялгызлыктан яисә эч пошудан газапланган вакытларында ул һәрвакыт хыял дөньясына чума һәм анда һәрвакыт зәңгәр күзле кыз белән очраша иде.
– ...Төне нинди? Керәсе дә килми.
– Синең өчен генә килгән төн бу.
– Безнең өчен генә...
Андый вакытларда күңелендә моң булып сөю һәм сөелү теләге, кемдер өчен җан атып йөрү, газаплану, ихлас шатлану, яну теләге уяна иде.
Өч ел вакыт узды, тик зәңгәр күзле кыз килмәде бу авылга. Ул аны беркайда да очратмады, күрмәде һәм мәхәббәт турындагы яшерен өмете акрын гына сүнә башлады.
...Һәм менә, ниһаять, ул китеп бара.
Борчылулар, икеләнүләр һәм хәтта үкенечләр белән тулы көннәр, эштән китү белән бәйле мәшәкатьләр артта калды. Башта «җибәрмим!» дип аяк терәп карышкан директор үзенең бик үк хаклы түгеллеген аңлады бугай, берничә тапкыр аны үгетләп карады. Тик егет сүзендә нык торгач, бераз гына булса да сабыр итүен үтенде:
– Урыныңа кеше тапканчы эшләп тор, – диде.
Көтә торгач, РОНОдан яңа укытучы җибәрергә вәгъдә иттеләр. Директор егетнең гаризасына кул куйды. Ул район үзәгенә барып бөтен эшләрен бетерде, документларын алып кайтты. Кичә киемнәрен, китапларын бер чемоданга тутырды һәм...
...Менә, ниһаять, ул китеп бара. Җаны ияләшкән һәм инде кадерле булып әверелгән җирләрдән соңгы тапкыр атлый ул. Олы юлга да күп калмады. Хәзер, менә шушы тар гына урманны чыгасы да бераз үр төшәсе. Ә анда, олы юлда, машиналар очып кына тора бер-бер артлы. Шуларның берсенә утырыр да район үзәгенә китеп барыр һәм бүтән беркайчан да килмәс ул бу авылга. Түбәсе калай белән ябылган мәктәбен дә бүтән күрмәс ул. Тик бу кечкенә мәктәпне оныта да алмастыр, мөгаен. Беренче тапкыр бусагасын атлап кергән көн, мөстәкыйль рәвештә биргән беренче дәрес, беренче дулкынланулар, сөенүләр – истән чыгамыни алар?! Кем белә, бәлки, сагыныр да әле ул Үзәнле Тау авылын. Аның шук һәм сөйкемле балаларын, олы җанлы, ярдәмчел кешеләрен, менә шушы иркен кырларын, урманнарын, юлларын сагыныр. Авылны сагынам дип монда үткән елларын сагыныр. Нихәл итмәк кирәк, гомер китабының тагын бер бите ябылды менә. Бүген уникедәге поезд аны калага алып китәр. Аннары...
Шәһәр аны күктәге йолдызлардай сибелгән бихисап утлары һәм кичке җырлары белән каршылар дә үзенең чоңгыл шикелле кайнап торган вәгъдәле тормышына суырып алыр. Бу тормыш татлы булыр аның өчен, шатлыклы, якты булыр. Шул шәһәрдә хыяллары чынга әверелер. Монда бөтен хыялларның тормышка ашкан җире ич. Быел ул институтның әзерлек бүлегенә керер, студент булыр. Кеше тормышында студент елларыннан да бәхетле чор бармы икән? Әнә шундый бәхетле көннәрнең берсендә ул, һичшиксез, Аны очратыр.
Кызыл яфраклар түшәлгән юлдан җиңел адымнар белән каршысына килүче кызны ерактан ук күреп алды ул. Сары куртка кигән бу кыз аңа каяндыр югарыдан, урманның сагыш тулы матурлыгы эченнән килеп чыкты сыман тоелды. Аларның аралары якынайганнан-якынайды, тик егет, әллә нидән югалып, каушап калды, кызга сүз әйтү түгел, туры карарга да куркып, үз юлын дәвам итте. Кыз аңа үзе эндәште:
– Исәнмесез, – диде ул кыз. – Үзәнле Тау авылы еракмы икән, әйтмәссезме?
– Ерак түгел. Урманны чыгу белән күрерсез ул авылны.
– Рәхмәт.
Һәм кыз китеп барды.
Таныш түгел кызның сөйкемле йөзендә ул оялчан елмаю кабынуын күреп өлгерде, кызыксыну белән үзенә төбәлгән зур зәңгәр күзләрен хәтерләп калды. Уртача буйлы, ябык гәүдәле кыз чибәр түгел иде, әмма аның күзләре гаҗәп бер эчке нур белән тулы иде, бу нур зәңгәр күзләрнең карашын кабатланмас назлы, ә кызның йөзен искиткеч мөлаем итә иде. Егет зәңгәр күзле кызны беренче тапкыр күрсә дә, аның йөз сызыклары, елмаюы, күз карашы, хәтта тавышы бик тә таныш, үз һәм кадерле булып тоелды. Бу көтелмәгән очрашудан соң аның күңелен нигәдер сагыш һәм шул ук вакытта якты да, шатлыклы да дулкынлану биләп алды: «Кем бу? Кайда күргәнем бар соң минем бу кызны?»
Егет гаҗәпләнеп туктап калды һәм ерагая баручы кызга озак итеп карап торды. Юл чатына җитәрәк кыз да артына борылды.
Аларның күз карашлары очрашты...
 

Альберт САФИН 


Фото: https://pixabay.com 

Комментарийлар