Логотип «Мәйдан» журналы

Хыял атым

Этләр өрә, кәрван бара…Әйтем.Яшәп булмый никтер салмак кына…Хыял-атым һаман алдан йөри.Тукталып бер каранмакчы булам –Язмыш әллә мине алдап йөри…Каерылып тартам авызлыгын,Кубарылып чапкан атым тыеп.Ты...

Этләр өрә, кәрван бара…
Әйтем.
Яшәп булмый никтер салмак кына…
Хыял-атым һаман алдан йөри.
Тукталып бер каранмакчы булам –
Язмыш әллә мине алдап йөри…
Каерылып тартам авызлыгын,
Кубарылып чапкан атым тыеп.
Тыпырчына атым, пошкырына –
Хәвеф-хәтәр янда барын тоеп.
Аерырга телим кара-акны,
Салкын җилләр нигә каршы исә?
Караңгылык чорный тирә-якны,
Этләр өрү алда юлны кисә…
…Томырыла атым, авызлыгын өзеп,
Мәңгелектән артта калмас кебек.
Суырылып чыгам тоткынлыктан –
Күңелләрем инде талмас кебек.
Этләр өргән җирдә күкрәп яшәү
Язмышларда, бәлки, сирәктер дә…
Караңгыга дагаларны бәреп,
Очкын чәчеп үтү кирәктер дә!
 

Рәкит АЛЛАБИРДЕ


Фото: Николай Туганов

Комментарийлар