Логотип «Мәйдан» журналы

Хуш, Тәлига апа! (Укучыбыздан хат)

Берничә ел элек, төнлә өй телефоны шалтырауга уянып киттем: 09 белешмәсеннән, сезне эзлиләр дип шалтыраталар икән.Чыбыкның теге башында, Аксубай районының Иске Кыязлы авылыннан, яшьлегемнең бик тә якт...

Берничә ел элек, төнлә өй телефоны шалтырауга уянып киттем: 09 белешмәсеннән, сезне эзлиләр дип шалтыраталар икән.
x1lyrxpldw8
Чыбыкның теге башында, Аксубай районының Иске Кыязлы авылыннан, яшьлегемнең бик тә якты хатирәсе — Тәлига апа Заманова-Яруллина иде. Телефонист безгә аралашу өчен күпмедер вакыт бирде. Олы башын кече итеп, мине эзләп Чаллыга килгән, бәгырькәем! Әниемнән дә ике яшькә олырак кеше, югыйсә! Чын зыялы, иманлы кеше шундый гади һәм олы йөрәкле була бит ул. Шуннан соң инде күзгә йокы кермәде. Иртәнгә инде минем токмачлы ашым да, бәлешем дә, чәк-чәгем дә әзер иде. Ашыга-ашыга, ерактагы якын дустымны тукталган танышларыннан үземә алып килергә дип чыгып киттем. Баруыма, затлы киемнәрен киеп, кояштай балкып, Тәлига апам көтеп тора иде. Икебезнең дә күрешү шатлыгыбыз эчебезгә сыймады, сөйләшеп туя алмадык. Ә бит арабызга күпме еллар яткан! Ул сезнең кемегез соң дисезме? Ул минем коллегам гына дисәм, аз һәм ярлы булыр: бер-беребез өчен коллегалар булу өстенә, ышанычлы сер сандыгы, киңәшчеләр, бер-беребезне төрле яктан баетучылар (материаль яктан түгел) да, күңел бизәге дә идек. Япь-яшь булуыма карамастан, мине 674 (әле дә хәтерлим) балалы, зур педагогик коллективы булган Иске Кыязлы мәктәбенә тәрбия буенча директор урынбасары итеп билгеләделәр, шуның белән бергә тарих фәнен дә укыттым. Бик шатланып ризалаштым, үз вазыйфамны яратып, җиренә җиткереп башкарырга тырыштым. Үз эшенә чын күңелдән бирелгән менә дигән чын профессиональ дус коллектив иде ул. Районда, республикада үткәрелгән күптөрле конкурсларда алдынгылыкны бирмәдек. Ә Тәлига апаның ире Шакир абый Яруллин (мәрхүм, урыны Җәннәттә булсын!) мәктәп директоры һәм, гадәттәгечә, директор хатыны — татар теле укытучысы — Тәлига апа иде. Райкомолга, райкомга эшкә чакырсалар да, шул мәктәптән китәсем килмәде. Шунда, Чаллыга киткәнче, өч ел эшләдем. Чөнки шул кызыклы, мавыктыргыч дөньядан, Тәлига ападай чын кешеләрдән аерыласым килмәде. Тәлига Минахмәт кызы, һичшиксез, балаларның иң яраткан укытучысы булды. Үз фәнен төбенә төшеп белүче, методик яктан чарланган, һәрдаим үз өстендә эшләп, белемнәрен арттыручы, тирәнәйтүче, укымышлы педагог булу белән бергә, дистанцияне саклаган хәлдә, балаларның үзаңын, интеллектын, әхлакый, эстетик, сәяси, физик һ.б. дөньясын баетучы һәм кайгыртучы тәрбияче дә иде. Шуның өстенә, иң актив җәмәгать эшлеклесе дә. Авыл урамнарының, елга, күл, чишмә буйларының чисталыгы, яшеллеген саклаучы, кайгыртучы булуы өстенә, хөкемдарлар янында халык мәнфәгатьләрен яклаучы һ.б. бик күп вазыйфалар башкарган авылның, районның ихтирамлы кешесе дә иде. Аның медаль, мактаулары гына да бер чемодан. Республикабызның атказанган Укытучысы. Чиста, пөхтә, зәвык белән киенер иде. Сиңа матур күренәсем килә дип, минем белән очрашканда кию өчен, искиткеч затлы, матур-матур киемнәр алган, апакаем. Сабырлыгына, бар яктан да әдәплелегенә баш иярлек, чын мәгънәсендә, зыялы, укымышлы, иманлы татар хатын-кызы иде ул!
Менә шулай да була: үземнән бик күпкә олы кешеләр дус итеп, серле эчке дөньяларыбыз белән бүлешеп яшибез. Тәлига апа — беренчесе иде. Укытучылар киңәшмәсе тәмамланып, бер-ике сәгать үтүгә, шундагы хәлләр турында фикер алышырга йөгереп килеп җитә иде Тәлига апа. Класс җитәкчесе булды. Тәрбия планнарын бергәләп, киңәшләшеп, балаларның да теләген искә алып төзи идек. Укучыларының үтенече буенча, тәрбия сәгатьләренә дә чакырды. Чыгарылыш, унынчы сыйныф иде ул. Моннан тыш, тулы ышаныч белән, икебез дә, беркемгә дә сөйли алмаган эчсерләребезне уртаклаша идек. Соңгы елларын Туган ягына, Әлмәт шәһәренә кайтып яшәде. Элемтәләребез, араларыбыз якынайганнан-якыная барды. Бу — икебез өчен дә зур шатлык булды. Укучыларыннан, Кыязлы халкыннан телефоны тынып тормады аның. Икебезне дә шул мәктәп соңгы вакытларга кадәр зур бәйрәмнәренә чакырып торды. Анда хәзер безнең элекке укучыларыбыз җитәкчеләр инде. Мәктәптә генә дә түгел, район башлыгыннан алып, барлык калган өлкәләрдә дә. Рәхмәт үзләренә. Тәлига апа соңгы көненә кадәр намазлыкта булды, әдәбияттагы, матбугаттагы яңалыклар белән дә танышып, фикерләшеп яшәдек, концерт, спектакльләргә, сабантуйларга йөрде. Быел гына да дүрт сабантуй караган. Берничә ел рәттән Чаллы сабантуен күрсәттем, аһ итте. Түгәрәк табыннар оештырып, үземә алып килеп, Коръән ашларында катнаштырдым. Октябрь аена да планлаштырып, сөйләшеп куйган идек. Ә ул, үзәкләрне өзеп, тын гына, беркемне борчымый, фәрештәдәй матур итеп, бакыйлыкка күчеп куйды. Туган авылы — Әлмәт районы, Габдрахман авылы кочагына җирләнде. Хуш, бәхил бул, Тәлига апа!.. Язганнарым рухыңа кабул дога булып барып ирешсен иде! Урыннарың Җәннәт түрләрендә булсын! Амин!
 
Гөлия Фәизова

Комментарийлар