Логотип «Мәйдан» журналы

Хуп Сәмеш

Гадәттәгечә, бу юлы да авылга мәшә­катьсез генә кайту насыйп булмады.

Завод урманын чыгып, ярты чак­рым үтмәдек, автобус көрткә кереп чум­ды. Кем­дер: «Хәерсез!» – дип мы­гыр­да­нып куй­ды. Шофер сукрана-сук­ра­на ма­ши­на­сы алдында таптанды, тә­гәр­мәч­кә өел­гән карны тирән кәлүшле киез катасы бе­лән ишеп мәшәләнде. Бераз дуа­мал­ла­нып азап­лан­гач, моның бер файдасы юк ин­де ди­гән кебек, читкәрәк китеп, офык ягы­на шуы­шып баручы сүрән ко­яш­ка өмет­сез рә­веш­тә күз ташлап алды да аһыл­дап кабинага кереп утырды. Алга та­бан караган хәл­дә баш аркан гына бер­ни­чә кәлимә сүз ыргытты:
– ПМК юлны чистартмаган. Тагын си­гез чакрымны эткәләп-төрткәләп ба­рыр­га автобус кәҗә тәкәсе түгел, кире бо­ры­лам, бигайбә.
Моңарчы шым гына утырган халык гөж килде. Кайсылары ПМКның җи­тәк­че­лә­рен каһәрләде, бер ишләре: «Су­кыр тычкан юлга чыкса...» – дип, бар бә­­л­а­не үз бәхетсезлегенә аударды. Юл­чы­лар белән шыплап тулу сәбәпле мич ба­шы­дай кызган автобустан җил уйнап тор­ган кар даласына төшеп калучылар ар­тык күп булмады.
Җәяүләп сәфәр чыгарга йөрәксен­гән­нәр яшь-җилкенчәк булып, алар, күп уй­лап тормастан, кар көртләре аша сикерә-атлый авылга табан эл­дерт­те­ләр. Ка­шым да күзем, дип йөргән егет­ләр­нең куллары буш иде. Йомыш төш­сә дә, бер эшләре булмаса да, җай чык­кан саен район үзәге Таулыга барып-кайту кан­на­ры­на сеңгән иде инде аларның. Авыл­да дәртләнеп эшләрлек эше дә, йө­рәк сереңне ачарлык кызлары да юк... Шу­ңа күрә, кышны авылда уздырсалар, җәй­гә күбесе якын-тирәдәге калаларга ки­теп бе­тә­чәк. Аларның урынын сол­дат хез­мә­те­нә алуларын көтеп көн уз­ды­ру­чы­лар, йә булмаса, армиядән кайтып, әти-әниләре янында бераз ял итәргә ни­ят­ләү­че­ләр алачак...
Ул арада егетләр әллә никадәр юл ки­теп тә өлгерде. Ә мин бик кызулый ал­мыйм – ике кулда да төенчекләр – шә­һәр күч­тә­нәч­лә­ре. Киткән автобус кит­сен, ки­ре бо­ры­лу уйга да керми. Та­выш-тарт­ка­лаш белән алган ике-өч көн ял­ның сә­га­­те дә кадерле. Заводта ав­то­мо­биль­ләр җы­ям. Анда иң үзәккә үткәне – эш­че кул­лар­га кытлык. Кеше килә тора, ки­тә то­ра. Га­җәп­лә­нә­се юк. Җыю це­хын­да эш­ләү­че­ләр көн саен җиде кат ти­ре­лә­рен са­ла. Безнең бригадир әйтмешли, җыю це­хы – һәркем кереп чыгучы ишег­ал­ды инде ул. Әнә теге егетләр дә ка­гы­лып чы­га­чак әле анда. Ник дисәң, кон­вейер үзе­нә юньле-башлы һөнәре бул­ма­ган күндәм татар егетләрен җыя, алар­ны тә­мам йончытканчы сыга, аннан соң гына җибәрә...
Чак кына буш вакытлары булса, баш­ла­рын­нан аякларына кадәр буяу катыш май­га пычранып, кара чутырга әйләнеп, егет­ләр конвейер янына җыелышып уты­ра­лар да туган якларын – чишмә, тау-әрә­мә буй­ла­рын искә төшереп, хисләнеп ала­лар. Бу гадәткә кергән, аңа беркем дә га­җәп­лән­ми. Сагындыра шул авыл, са­гын­ды­ра.
 
* * *
...Шы-гыр, шы-гыр, шы-гыр... Арттан кем­дер тимер белән карны басып-изеп бар­ган кебек. Әйләнеп карасам, исем кит­те – авылдаш күршем Сәмигулла агай да җәяүләп кайтырга җөрьәт иткән лә­ба­са! Кү­ңел күзе күрмәсә... Берьялгы­зын кыш­кы юл­да калдырып чабабыз икән ич. Сә­ми­гул­ла агай гарип, сул аягы уры­нын­да агач бүкән генә шәрәләнеп то­ра. Аны ташлап китү мөмкин түгел иде ин­де. Көтеп алдым да аптыравымны яшермичә:
– Бәй, Сәмигулла абзый, ни эшләп ав­то­бус­тан төшеп калдың? – дип со­ра­дым. – Авыл ерак, юлы юлмы...
Ул, мине күрүгә, сөенечен яшер­мичә:
– Автобуста күзгә-башка күренмә­дең, күршекәем. Исән-сау гынамы? – дип сөйләнә-сөйләнә янәшәмә килеп бас­ты. – Автобусына утырган чакта мәх­шәр, ата улны, ана кызны белми, эченә ке­реп тулгач, карга-саескан кунар урын кал­мый, – дип кеткелдәп көлгәндәй итте. – Рәхмәт инде, ташлап китмәдең әле...
Сәмигулла агай сырлы кызгылт тая­гын көрт өеменә кадап, бүреген әй­бәт­ләп батырып киде, зур кулъяулыгын чы­га­рып, яшьләнгән күзләрен сөртте, мәш­кә гөмбәседәй борыны белән ма­та­шып алды.
– Аяк кычытканнан йөрү түгел инде, күрше, мәшәкать туды бит әле. Төпчек кызым – Гадиләм кияүгә чыгарга җые­на. Минем, ди, олы апам күк никахсыз тор­мыш­ка чыгасым юк, ди. Йола кушканча, никах укып, әби-бабайлар фатихасын алам, дип четердәп тора инде, кетмер! Олы кызым Ниса уңмады. Кияү, югыйсә, әй­бәт кеше дә кебек иде, әмма дә ләкин ни­чә барып керсәң дә сугыш та талаш. Өй­лә­рен­дә кот юк, тормышларына бә­рә­кәт иңмәде...
– Никахсыз гаилә кормыйлар бит, ниш­ләп алай килеп чыкты соң?
– Яшьләр безнең сүзгә колак саламы? Үзебез дә нык тормаганбыз инде, за­ма­на­сы башка иде лә, – диде агай ачынып.
– Никах кирәк инде кирәген, анда гы­на да түгелдер хикмәт, Сәмигулла аб­зый, холык дигән нәрсә дә бар бит әле.
– Шулайдыр да... Гадилә кызым ут йо­тып йөри инде. Иртәгә кияү ти­еш­­ле егет тә кайтып төшәргә тиеш икән. И-и, за­ма­на­лар, никах дога­сын укыр­лык мул­ла­сы да юк якын-тирә­дә. Әле Га­би­дул­ла туганым яны­на ба­рып, йо­мы­шым­ны әйтеп кайтышым. «Бул­мый, энем, картайдым, сырхау­ланып-хас­та­ла­нып торам. Таулы тиңен­тен җир­дән сез­гә ба­рып җи­тә алмам», – дип, туп­са­сын­нан ки­ре бор­ды. Сырхаулый инде, би­ча­ра, га­зиз баш­кай­­ла­ры күпне күрде. Югый­сә, Га­ди­лә дигәндә аягы идәндә ге­нә бу­лыр­ые, бик ярата ул минем төпчек кызымны.
Агаем көрсенеп тын калды. Мин аз­дан гына: «Әллә, Сәмигулла агай, има­ны­ңа кайт­тың­мы?» – дип сорап таш­ла­ма­дым. Ярый әле, телне тешләп өл­гер­дем. Өл­кән­нәр­нең хәтере тиз чат­нау­чан, эн­дәш­мә­вең алтын. Бу сорау да ба­шы­ма юкка гына килмәгән иде. Та­ри­хы бар аның.
...Аягы гарип кешеләргә, гадәттә, «ча­тан» кушаматы ябыша, ә юлдашымны авыл­да олысы-кечесе «Хуп Сәмеш» дип йөртә иде.
Ул, ничә карама, кәнсәләр ти­рә­сен­дә чуалыр. Һәр яңалыктан хәбәрдар бу­лыр, туры килсә, җитәкчеләрнең һәр сү­зен хуп­лап, җөпләп торыр. Авыл халкы бе­раз куштанланганыңны белсә, йөзеңә бәреп:
– Һи, Хуп Сәмеш, – дип кенә җибәрә. Бер­кем­нең дә үзен түбәнсетә торган әле­ге исемне күтәрәсе килми...
Хуп Сәмешкә бу кушамат утызынчы еллар уртасында ябышып калган. Юл озын, үзем белгән кадәр шул ел­лар ха­кын­да уйланып кайтам, мин аны өл­кән­нәр­дән ишетеп беләм инде, билгеле.
...Татар авылларында мәчетләрне туз­ды­ру башланган чак. Газеталар һәр ки­сел­гән манара, ишелгән мәчет ха­кын­да «куа­нып» хәбәр итеп тора.
Безнең авыл мәчетенә генә ка­гы­лу­чы юк. Манарасын аударырга берәүнең дә йө­рәге җит­ми. Район газетасы: «Ка­ен­лы авы­лын­да мулла-мунтагайлар, ку­лак­лар оялаган, шулар мәчетләрен сак­­лап калырга маташалар», – дип, янау­лар белән тулы бик хәтәр мәкалә дә бас­ты­рып чыгарган.
Башта манараны комсомоллардан кис­тер­мәк­че булалар. Тик алар төрлесе-төр­ле сә­бәп табып, таралышып-качышып бе­тә. Шуннан соң, идарә әгъ­за­ла­рын­нан берсе:
– Манара кисүне Сәмигуллага тап­шы­рыр­га кирәк. Ул сознательный, үзен курс­лар­да укытып кайтардык. Күрсәтсен егетлеген! – дигән. Тәкъдимне башкалар да куәтләгән.
– Рас аңа ветсанитарлыкны ышанып тапшырганбыз икән, чыкмасын сүздән! Идарә карарын санга сукмаска хакы юк! – дип тә өстәгәннәр.
Авыл советы рәисе исә өтәләнә – ашык­ты­ра, аңа кем булса да ярый, мә­чет ма­на­ра­сын­нан гына котылырга кирәк.
Хуп Сәмешне (ул чагында Сәмигулла гына) маллар арасында мәш килеп йөр­гән җиреннән чакыртып алганнар. Хәл­не аң­лат­кан­нар, тәртәсен кире бор­ма­сын диптер инде, үзенә күлмәклек то­вар, яшь кәләшенә чуар яулык вәгъдә ит­кәннәр.
Сәмеш әле типсә тимер өзәрлек егет, ике аягы да исән, карышып маташ­кан­мы-юк­мы, ул кадәресен белмим, бил­ге­ле булганы шул – ничек итсә иткән, кө­нен­дә үк манараны аударып төшергән. Эш­не тә­мам итеп, җиргә аяк басуга, аның яны­на бертуган агасы Габидулла ки­леп бас­кан. Югары басудан, арыш ур­ган җир­дән, әлеге хәбәрне ишетеп кай­туы икән.
– Син, пәри ялаган нәрсә, – дигән Га­би­дул­ла, күзләрен коточкыч алартып. – Мә­чет манарасын кисмәсәң, кен­де­гең­не кап­лар­лык ситсы тапмас идеңме, ә? Әтәй-инәй­нең рухын таптадың, җир бит, эт кой­ры­гы. – Кызган килеш тук­тап кал­ма­ган, ургыч тәгәрмәче кадәр йод­ры­гы Сәмешнең авызына килеп тә кунган.
Йодрык тәмен бер Сәмеш кенә бел­гән, әмма Габидулла абзыйның әлеге кы­ла­ны­шы корткыч кулак чыгышы дип бәя­лән­гән. Атна эчендә суд ясап, биш ел­га сыйнфый тәрбия алырга җи­бәр­гәннәр.
Суд авыл клубында булган. Зыян кү­рү­че сыйфатында Хуп Сәмешне дә ча­кырт­кан­нар. Авыл агайлары аның нотыгын һа­ман онытмыйлар әле.
– Иптәш судья Гилметдинов! – ди­гән Сә­меш гайрәт белән. – Мин да­һи юл­баш­чы­быз кушканча фирмедә тырышып ай­гыр­лар печүне оештырып йөридер идем. Кәнсәгә чакыртып, штубы бүген үк мә­чет ма­на­ра­сын алып ташларга фәрман бир­де­ләр. И мин аны җиренә җиткереп баш­кар­дым да. Әмма дә ләкин, менә шу­шы кулак калдыгы, – ул эшләпә тот­кан ку­лын Га­би­дул­ла­га төртеп дәвам ит­кән, – сәтсәлизм җиңүенә аяк чалып ма­та­ша. Манараны кисеп төшерүемне гүп­чим ошатмаенча, авызыма сугып, ике те­шем­не шартлатып сындырды, мәлгунь.
Ул, зур эш кыргандай, батыр кыя­фәт­тә яшелле-сарылы таплар белән чу­ар­ла­нып беткән кулъяулыгына төрелгән теш­лә­рен суд утырышчыларының ал­ды­на чы­га­рып салган. Баш бармак зур­лы­гын­да­гы тешләргә суд әһелләре карап ал­ган­нар­мы-юкмы, партизан Бәйрәш кан оешып каткан тешләрне терсәге белән генә идән­гә сыпырып төшергән. Кайсыдыр, ая­гы белән төрткәләп, аларны идән яры­гын­нан базга үк чумдырган.
Шул китүдән Габидулла агай авыл­га кайтып нигез кормаган. Сугыш га­ра­сат­ла­рын кичеп, аннан соң да әле әлләни го­мер дөнья гизеп, нужа чигеп, ахырда Тау­лы­га кайтып төпләнгән.
Манара кискән җәйне үгез сөзеп, Хуп Сәмешне бик хәтәр имгәткән, ул аяк­сыз калган.
Бәләкәй чакта берәр ярамаган эш эш­лә­сәм, әбием:
– Хуп Сәмешнең көненә калырсың, алай ярамый, – дип кисәтә иде. Бу сүз­ләр әр­ләү-сүгүләрдән да көчлерәк тәэ­сир итә иде.
 
* * *
Урыны-урыны белән кар көртләре шак­тый тирән. Әгәр алданрак киткән егет­ләр­нең эзләренә туры килмәсә, Хуп Сә­меш­нең агач аягы бот төбеннән кар­га чу­ма. Юлдашым дөньяны иң ка­һәр­ле сүз­ләр белән сүгеп ташлый. Мин әй­бер­лә­рем­не кырыйга куеп торам. Хуп Сә­меш­не аркама кочтырып, юлның ка­ты җи­ре­нә чыгарып куям. Шулай ты­рак­лыйбыз.
Юлдашым зарлануын белә.
– Авыл халкы соңгы елларда Га­рә­фет­дин кордашка эндәшә иде. Ул укыш­ты­рып, әвеш-тәвеш китерә ие шунда. Әм­ма дә ләкин, узган ел Харис кызын ки­яү­гә биргәндә, Гарәфетдин көйләп җи­бә­рү белән никахка килгән мишәр ко­да­сы чәчрәп чыккан да: «Син, кәнат, шы­шы алма күк балаларга ясин атәсен тү­гел­ме?! Син, карт алаша, никах та атә бел­мә­сәң, кеше башы катырып йөр­мә, үзем атәм никах догасын», – дип, Га­рә­фет­дин­не пыр туздырган, ди.
Тегесе: «Мин инде биш ел буе бар эш­лә­рем­не шушы дога белән генә баш­ка­рам. Теге дөньядагыларның да, исән­нәр­нең дә жалу белән килгәннәре юк әле», – дип, каршы төшеп азапланса да, шуннан соң аңа ышаныч бетте. Шулай, күршекәем, хәзрәтләр беттегә чут...
Артта машина гөрелтесе ишетелде. Кышкы көннең итәге кыска, тирә-юнь­гә караңгылык иңә башлаган иде инде. Егетләр алда кара нокта булып кына кү­ре­нә. Шулай да, Хуп Сәмешнең күзе үт­кер, якынлашып килүче «УАЗ»ик ия­сен тиз чамалады:
– Безнең калхузга билгеләнгән яңа рә­ис бу. Өченчекөн Казанга, институтта укучы малаена «кытый-мытый» төяп кит­кән иде, шуннан кайтышы.
Хуп Сәмеш өчен мәсьәлә хәл ителгән иде инде, ахрысы. Ул җайлырак урынга, юл читенә чыгып басты. Аның кыяфәте, чы­рае­на йөгергән вәкарьлеге: «Ма­ши­на­га утырып, рәис белән гәпләшеп ке­нә авыл­га кайтып керим әле бер», дия иде. Күзләренә куштанлык елмаюы чы­га­рып, машинаның туктар мәлен кө­тә баш­ла­ды. Ирексездән, мин дә тук­­та­­дым. Юк, рәис машинасы утыртыр ди­гән өмет искә дә керми, безнең ише «шә­һәр каргаларын» рәисләр юлда хәл­дән таеп егылып калсаң да яннарына ал­мая­чак­лар. Язылмаган, ләкин иң төгәл үтәлә торган закон бу.
Сугыш елларында Хуп Сәмеш үзе дә колхоз рәисе булып йөргән. Шуңа кү­рә һәр яңа рәисне үзенең варисы ке­бек кабул итә. Эшкә башлауның тәүге ир­тә­сен­дә аны кәнсә алдында беренче булып кар­шы алучы да Хуп Сәмеш була.
– Без эшләгән авыр елларда... – дип, мактанулы кыяфәт белән тегеләргә үгет-нәсихәт биргәли.
...Куәтле «УАЗ»ик нинди тизлек белән килсә, безнең яннан шулай ажгырып, кар бураннары уйнатып үтеп тә китте. Ма­ши­на эченнән рәиснең бүртенгән шә­мә­хә йөзе, авызына капкан тәмәкесе ге­нә ча­лы­нып калды. Бу хәлгә ни дип әй­тер­гә белми гаҗиз булып, өметсез та­выш белән кычкырып җибәрдем:
– Сәмигулла агайны, Сәмигулла-а...
Юлдашым үпкә катыш рәнҗү белән:
– Мин гарипне утыртса ни була инде, шуфиры белән икәү генә бит, – диде һәм лач итеп машина эзенә төкерде.
Рәис өреп очырган тәмәке төпчеге аның агач аягына бәрелеп, очкыннар чәч­рәтте.
– Хәерсез! – диде Хуп Сәмеш.
Әле ярты юлны да үтмәдек. Атларга да атларга...
 

Факил САФИН

Фото: Николай Туганов

 

 

 

 

Комментарийлар