Логотип «Мәйдан» журналы

Холестеринны даруларсыз ничек киметергә?

Төркия табибы Эндер Сарач Sozcu басмасына интервьюда дарулардан башка гына кандагы начар холестерин дәрәҗәсен киметү ысулларын атады. Бу хакта РИА Новостига сылтама белән «Интертат» яза.Эксперт искәрт...

Төркия табибы Эндер Сарач Sozcu басмасына интервьюда дарулардан башка гына кандагы начар холестерин дәрәҗәсен киметү ысулларын атады. Бу хакта РИА Новостига сылтама белән «Интертат» яза.2338824_1280
Эксперт искәрткәнчә, пандемия вакытында кешеләр азрак хәрәкәтләнә һәм начаррак туклана башлаган. Бу әлеге күрсәткечнең шактый үсешенә ярдәм иткән.
Белгеч сүзләренчә, беренче чиратта алкоголь кулланудан һәм тәмәке тартудан баш тартырга кирәк. Шулай ук көндәлек физик активлыкны арттырырга кирәк.
Табиб билгеләп үткәнчә, кандагы начар холестеринның кимүенә авокадо, виноград төше, чәй, чикләвек һәм балык ярдәм итә ала. Шулай ук рационга соя борчагы, цитрусларны өстәргә тәкъдим ителде.
 
Фото: pixabay.com/ru

Комментарийлар