Логотип «Мәйдан» журналы

«Хәвефле йөртү»челәрне ничек танырга һәм алардан ничек сакланырга? (ВИДЕО, КИҢӘШЛӘР)

Россия премьер-министры Дмитрий Медведев, юл кагыйдәләренә тәкъдим ителгән «хәвефле йөртү» терминын раслап, имза куйды.Юлда бер төрдәге хәвефле хәрәкәтне бер-бер артлы ясау яки күптөрле хәвефле хәрәкә...


Россия премьер-министры Дмитрий Медведев, юл кагыйдәләренә тәкъдим ителгән «хәвефле йөртү» терминын раслап, имза куйды.



01_bystraya-ezda-polezna-dlya-serdca
Юлда бер төрдәге хәвефле хәрәкәтне бер-бер артлы ясау яки күптөрле хәвефле хәрәкәтләр ясау «хәвефле йөртү» дип саналачак. Биредә сүз төп юлдан хәрәкәтләнгән автомобильгә юл бирмәү, юлның барлык полосалары да транспорт чараларына тулган вакытта полосадан полосага кинәт күченүләр турында бара. Сулга яки уңга борылырга, кирегә борылыш, тукталыш ясау яки каршылыкны узып китәргә кирәк булганда полосадан полосага күченү кагыйдә бозу саналмый. Мондый очракларда борылыш утлары белән алдан ук хәбәр бирү, кискен күченеш ясамау зарур.
Алда хәрәкәтләнгән транспорт чарасы белән ара (дистанция), ян-яктагы автомобильләр белән аралык (интервал) сакламау; транспорт чарасын сәбәпсез рәвештә кискен туктату; узып китәргә теләүчегә юлны каплау шулай ук «хәвефле йөртү» булып исәпләнеләчәк.
Транспорт чараларын хәвефле идарә итүчеләргә 5 мең сумга кадәр штраф салыначак.
Юл кагыйдәләренә кертелгән яңалыкка карата Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов: «Хәвефле йөртүченең гаебен дәлилләргә фототеркәгечләр һәм видеокамералар ярдәм итәчәк. Кайбер кешеләр законнарны кырысландыруга каршы, ә мин, закон эшләргә тиеш, дип саныйм. Безнең ил кешеләре, чит илләргә чыккач, транспорт чарасы белән бик тә тәртипле идарә итәләр ләбаса. Чит илләрдә законнар кырыс чөнки. Законнарда «демократия» булырга тиеш түгел, минемчә. Хәтта бер кешенең генә булса да гомерен саклап калуга ярдәм итә икән, законга андый үзгәрешне кертергә кирәк. Юл хәрәкәтендә җаваплылык зарур, кагыйдәләргә кертелгән «хәвефле йөртү» турындагы өстәмәне тулысынча хуплыйм», – диде.
Хәвефле йөртү төрләре турында тулырак моннан карый аласыз:опасноевождение.рф

 
[embed]https://www.youtube.com/watch?v=L8YTGwm8BeU[/embed]
 
[embed]https://www.youtube.com/watch?v=dF9FrPuXcqI[/embed]
 
[embed]https://www.youtube.com/watch?v=ZhPBVJfdsMA[/embed]
 
[embed]https://www.youtube.com/watch?v=sotUlokci24[/embed]
http://shahrikazan.com/tt

Комментарийлар