Логотип «Мәйдан» журналы

Хәтер

Безгә хәтер юкка бирелмәгән,Яшәмәде халык хәтерсез;Томаларга теләсә дә еллар,Бәреп чыкты барыбер әйтер сүз. Гөрләгән дә булды, дөрләгән дә –Язып бара хәтер барын да:Югалтырга безнең юк хакыбызЯма...

Безгә хәтер юкка бирелмәгән,
Яшәмәде халык хәтерсез;
Томаларга теләсә дә еллар,
Бәреп чыкты барыбер әйтер сүз.
 
Гөрләгән дә булды, дөрләгән дә –
Язып бара хәтер барын да:
Югалтырга безнең юк хакыбыз
Яманын да, яхшыларын да.
 
Мәкер өчен түгел безнең хәтер,
Зураймыйдыр һичкем үч алып.
Бүгенгесен, үткәндәген җуйса,
Киләчәктән мәхрүм ул халык...
 
Халык хәтереннән аерылганның
Яшәве дә әрәм, гел зая.
Азга гына килә җиргә кеше —
Хәтерләрдә гомер озая.
 
Яшералмас вакыт пәрдәләре,
Киткәннәр дә кире кайтырлар —
Безгә хәтер юкка бирелмәгән,
Югалмасын бары хәтерләр!..
 

Харрас ӘЮП


Фото: Болгар музей-тыюлыгы архивыннан 








«Мәйдан» №7, 2021 ел.





Комментарийлар