Логотип «Мәйдан» журналы

Хәтер тавында

Син, дисәм... Чыңлый күңелнеңКөмеш кыңгыраулары.Җилкенеп калка гомернеңЧаптар атлы еллары.Син, дисәм... Исемең серенБеркемгә ачмасам да ... –Иң ләйсәнле гөл кабынаИсемнәр бакчасында. Син, дисәм.....

Син, дисәм... Чыңлый күңелнең
Көмеш кыңгыраулары.
Җилкенеп калка гомернең
Чаптар атлы еллары.
Син, дисәм... Исемең серен
Беркемгә ачмасам да ... –
Иң ләйсәнле гөл кабына
Исемнәр бакчасында.
 
Син, дисәм... Җиләкле җилне
Кушып үргән толымың
Искә төшеп, урап ала –
Шул толымың колы мин.
 
Син, дисәм... Хәтер тавында
Яшеннәр бәрелешә.
Бу – гомерлек якты әрнү –
Гел ерак, гел янәшә.
 
Син, дисәм... Иң чытлык йолдыз,
Чаткылап, күкне бизи.
Син киткән эзләрне үбеп,
Тәкъдир миңа кул изи…
 

Марсель ГАЛИЕВ


Фото: https://vk.com 


«Мәйдан» №10, 2021 ел.


 
 

Комментарийлар