Логотип «Мәйдан» журналы

Хәтер көне якынлашу уңаеннан...

Татар дигән шанлы бер милләтнеңНух пәйгамбәр, диләр, нәсел башы.Идел-Урал арасында ятаНух пәйгамбәр салган нигез ташы.Риваятьләр булып тарих яшиИдел, Җаек һәм Дон буйларында:Үз кавеме белән Нух пәйгам...

Татар дигән шанлы бер милләтнең
Нух пәйгамбәр, диләр, нәсел башы.
Идел-Урал арасында ята
Нух пәйгамбәр салган нигез ташы.
Риваятьләр булып тарих яши
Идел, Җаек һәм Дон буйларында:
Үз кавеме белән Нух пәйгамбәр
Батмый калган туфан суларында.
Татар сүзе тере дигән сүздән,
Мәңге тере кавем, янәсе.
Риваятьләр сөйли, имеш, татар
Тере суы эчкән бер нәсел...
Америка кыйтгасыннан алып
Кар диңгезен татар биләгән.
Урал таудан башлап, Каф тауларын,
Алып тауларын да иңләгән.
Дәүләт тоткан татар меңнәрчә ел,
Һәр чорында шәһәр йөзләрчә.
Үз нәселен дәвам иткән татар,
Яши белеп гаярь ирләрчә.
Яугир булып яуга чапкан татар,
Саклый белеп һәр карыш җирен.
Үз илендә үзе хуҗа булып,
Акча суккан, койган тимерен...
"Татар барда хәтәр бар" дигән сүз
Тагылса да булып бер ярлык,
Дошманнарның хәтәр көнчелеген
Уяткан шул безнең татарлык.
Тере суы эчкән бу кавемнең
Каһарманлыгына шаккатып,
Хан-каганнар бердәмлеген дошман
Җиңә алган эчтән какшатып...
Иман-кыйбласыннан яздырылып,
Үз иленнән татар сөрелгән.
Тел, дин өчен җанын фида кылып,
Мең кат үлеп, мең кат терелгән...
... Әдрән диңгез, Татар бугазыннан
Кытай-Кырымгача салып эз,
Тирән тарих чоңгылыннан калкып,
Тере суын янә эчкәнбез,
Нух пәйгамбәр нәселеннән булгач,
Без туфаннан көчле икәнбез!
 

Фәүзия Мөхәммәтова.

Комментарийлар