Логотип «Мәйдан» журналы

Хәтер авазы

Офыктан ашыпмы бер авазЧакыра монда дип үткәнең.Бәпкәле чирәмең, тирәгең,Калган дип балачак эзләрең.Әрнүле үткәнгә кайтмыйм да,Сибелгән эзләрдән үрелеп,Югалган төшемне эзләрмен.Йолдыздай нурланып күңе...

Офыктан ашыпмы бер аваз
Чакыра монда дип үткәнең.
Бәпкәле чирәмең, тирәгең,
Калган дип балачак эзләрең.
Әрнүле үткәнгә кайтмыйм да,
Сибелгән эзләрдән үрелеп,
Югалган төшемне эзләрмен.
Йолдыздай нурланып күңелдә,
Төшемдә авылны күрәмен,
Сагынам камышлы күлләрең.
Чишмәдә чайкыймчы йөзләрем.
Әнкәмнең йомшак сүзләрен
Бер моңга төрим дә, кадерләп,
Балачак көйләрен көйләрмен.
Кемнәргә сөйләрмен төшләрем,
Күңелгә тулышкан серләрем.
Белмисең алда ни күрәсен,
Язмышың нинди юл үтәсен.
Үгилек чорында уралып
Калганда юлымда үткәнем,
Җылыныр учаклар эзләдем.
Авылым кичләрен, иртәсен
Бүгендәй хәтердә күрәмен.
Язмышым гөлләрен үрәмен
Җанымда, сагыну сүзләрем,
Эзләдем яшьлекнең эзләрен.
Сәламнәр әйтим дә илләргә,
Сагышым җилләргә сөйләрмен.

Хәмит ЛАТЫЙФ


Фото: https://ru.freepik.com/photos/tree'>Tree фото создан(а) fxquadro - ru.freepik.com


 

Комментарийлар