Логотип «Мәйдан» журналы

Хатын-кызларга мәдхия

Тәңребездән иң җаваплыВазифа алып иңгә, Яшәү чыганагы булыпИңә хатын-кыз җиргә.  Кушымта:Һәр туташ – Сөенбикәдер,Һәр ханым – Сөембикә.Хатын-кызларны мәхәббәтСөйкемле, күркәм итә. Ф...

Тәңребездән иң җаваплы
Вазифа алып иңгә,
 
Яшәү чыганагы булып
Иңә хатын-кыз җиргә.
 
96027068
 
Кушымта:
Һәр туташ – Сөенбикәдер,
Һәр ханым – Сөембикә.
Хатын-кызларны мәхәббәт
Сөйкемле, күркәм итә.
 
Фидакарьлек тә бар бездә,
Чибәрлек тә җитәрлек.
Бар җиһанга җан иңдереп,
Яшәү бүләк итәрлек.
 
Кушымта.
Ышаныч, өмет, мәхәббәт
Янәшә булган чакта,
Сөю-сәгадәт учагы
Яна безнең кочакта.
 
Кушымта:
Һәр туташ – Сөенбикәдер,
Һәр ханым –Сөембикә.
Һәр хатын-кызны мәхәббәт
Үзе ханбикә итә...
 
Фәүзия Мөхәммәтова. Норлат.

Комментарийлар