Логотип «Мәйдан» журналы

Хатирәләрне яңартып... («Чормада сакланган ядкарь» конкурсына)

«Биредә дә тарих эзләре» номинациясе.Үзем җитәкли торган Мамадыш районы Усали урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучыларына “Мәйдан” журналы тәкъдим иткән “Чормада сакланган ядкарь” конкурсының нигезләмәс...

«Биредә дә тарих эзләре» номинациясе.
Үзем җитәкли торган Мамадыш районы Усали урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучыларына “Мәйдан” журналы тәкъдим иткән “Чормада сакланган ядкарь” конкурсының нигезләмәсен укып чыктым. Алар бөтенесе бертавыштан: “Катнашыйк, Лидия Семёновна, безнең бит әзер материалларыбыз бар, хәтерлисезме...” – дип, әллә 5 нче, әллә 6 нчы сыйныфта уздырган дәрестән тыш чараны искә төшерделәр. “Минем гаиләм горурлыгы” дип атаган идек без ул кичәне. Онытылмый икән балаларның хәтеренә уелып калган кичәләр. Хәтерләрендә икән...
Минем дә бүгенгедәй хәтеремдә, аларның һәрберсе әбиләренә мөрәҗәгать итеп, аларны чормаларга менгерде, сандыкларын актартты, хатирәләрен яңартырга мәҗбүр итте. Балалар кичә өчен үзләренең кадерле ядкарьләрен мәктәпкә алып килде.
Ә мин ничек эшләргә икәнен үз мисалымда юнәлеш бирдем. Бездә, мәсәлән, 1888 нче елда туган карт әбием Кирушина Ирина Николаевнаның алача (киндер) күлмәге һәм алъяпкычы саклана, дидем. Башта бу датага бик әһәмият бирмәгән балаларымнан Габдулла Тукайның ничәнче елда тууын сорадым. “1886 нчы!”- диделәр. Аннары китте инде кызыксыну: сорашулар, киндер күлмәкне тотып караулар, алача сүзенең мәгънәсен аңлатулар...
Аннары аларга үзебездә булган кадерле сандык турында сөйләдем. Сандык дип, зур сандык турында түгел иде сүз.  80 гә 50 сантиметр зурлыгындагы кечкенә генә сандык ул. Үземнең 1941 нче елның июнендә үк китеп, октябрь аенда ук хәбәрсез югалган бабам - Пасыев Иван Владимировичның кирәк-ярак кораллар өчен ясалган кечкенә генә истәлеге ул. Кызганычка каршы, аның бүтән истәлеге дә, фотосы да юк. Әти үзенең әтисе сугышка киткәндә 1 яшьлек кенә булып кала. Әбием истәлеге буенча, сугышка киткәнче, көне-төне, өйгә дә кермичә, таш баз ясап бетерә. 30 яшьлек ир-атның йорт-җирне яңарту, балаларны аякка бастыру хыялы чәлперәмә килә. Әби ялгыз, 4 бала ятим кала...
pasyeva-1
Кичәгә мин бер чүмеч тә алып килдем. Кулдан ясалган бу җиз чүмеч тә безнең гаиләнең чормада саклана торган ядкаре. Аны хәзерге Балык Бистәсе районы Тәберде Чаллысыннан килеп, Мөнир исемле кеше ясап сата торган булган. Элеккеге авыр заманда кулы оста булган кешене һөнәре туйдырган. Мөнир абый - күренекле композитор Фәтхерахман Әхмәдиевнең бертуган абыйсы. Ә Фәтхерахман абый гомере буе үзебезнең мәктәптә музыка укыткан әтием – Семён Иванович Пасыевның якын дусты булган. Ул аның кайбер җырларының туу тарихын, аның белән булган кызыклы хәлләрне, ул сөйләгән мәзәкләрне хәтерли. Мамадышта бергә яшәгән вакытларын сагынып искә ала.
pasyeva-2
(Мөнир Әхмәдиев ясаган чүмеч)
“Бездә дә истәлекле комган саклана, - дип сөйли Талия Зыятдинова, -  Комган - татар кешесенең чисталык билгесе. Ул элекке заманда юынгыч вазифасын да үтәгән. Сугыштан соңгы авыр заманда һөнәрчеләр комганнар, чүмечләр һәм башка тормыш-көнкүреш кирәк-яраклары сатып көн күргән. Котлы-Бүкәш ягыннан килеп шундый савыт-саба сатып йөрүче абыйны авылыбызның әби-бабайлары һаман да хәтерли әле. Әле генә укытучыбыз сөйләгән Мөнир исемле кеше ясаган бу комганны да. Шушы җиз комган бездә һаман да саклана.
pasyeva-3
(Мөнир Әхмәдиев ясаган комган)
Конкурска әзерләгән чыгышы Шәрифуллин Искәндәрнең дә бик кызыклы. Менә ул нәрсәләр турында сөйләде:
“1945 елның мае. Җиңү көненнән соң авылга бер-бер артлы солдатлар кайта. Минем Миңнегөл әбием дә зарыгып үз әтисен көтә. Минем әбием 1934 елгы. Сугыш беткәндә аңа 10-11 яшь кенә булган әле. Әти кайтуга аны сөендерәм дип, көрәк белән бәрәңге утыртасы бер бакчаны казып бетерә ул. Әтисе кайтып керер дә: “И минем кызым үсеп беткән икән, күр әле, миңа бакча казырга эш тә калдырмаган”, - дип мактауны күз алдына китереп, ашыга- ашыга, бетерим дип, иртәдән кичкә кадәр казыган ул аны. Ләкин сабый күптән инде әтисенең хәбәрсез югалган дигән язуы барлыгын белмәгән. Әтисен гомере буе сагынып яшәгән ул. Җырлый-җырлый чигүләр чиккән...
Сыйныф җитәкчебез конкурста катнашыйкмы дигәч, әбиемә йөгердем. “Миннегөл әбиемдә кадерле истәлек булмый калмас әле”, - дип уйладым. Ялгышмаганмын. Әле ярый безне үстергән әбием үзебезнең авылда яши, шуңа сөенеп бетә алмадым. “И балакаем, күптән чакырып бер сөйләрмен дип йөри идем, рәхмәт укытучы апагызга, мин җитешкәнче ул өлгергән”, - диде ул елмаеп. Сандыгыннан төенчек чыгарды. Ә анда чигүле күкрәкчәләр, түшлекләр, чигелгән сөлгеләр...
- Менә бу кызыл башлы сөлгеләрне яшь чакта фермада бозаулар көткәндә чиккән идем. Ә менә монысын бабагыз Сабантуйда колга башына менеп алган иде... Әй гомерләр, - дип сүзен дәвам итте ул, ә күзләрендә яшь тамчылары ялтырады. Бабам исән түгел шул инде, үземә дә ямансу булып китте. Ә чиккән сөлгеләре арасында әбиемнең әбисе чиккәннәре дә бар икән. Бу миңа бик кызык тоелды. Әбинең бу истәлекле әйберләрендә күңел җылысы, сагыш, сагыну хисләре саклана. Алардагы күңел һәм кул җылысы әллә ничә буынга җитәргә тиешлеген аңлап кайттым мин”.
pasyeva-4
Укучым Фәйзрахманов Эльмир менә нәрсәләр сөйләгән булган:
“Бездә әбиемнән калган күкрәкчә саклана икән. Ул Маһинур әбиемнеке. Сугыш җиле аларга да тими калмаган. Бабам - Шәрипов Фәйзрахман үзенең өлкән улы Минневәли белән 1941 елның 22 июнендә үк сугышка китә. Ә Маһинур әбием 4 баласы - Габдрахман, Зәйтүнә, Фазлыяхмәт, Сәлимәбикә белән ялгыз кала. Менә шушы күкрәкчәне киеп, 5 баласын имезеп үстергән ул. Без аны сандыкта гына кадерләп саклыйбыз.
Бабам, Аллага шөкер, исән-сау әйләнеп кайта, тик улы - Минневәли абый 1942 елның 1 декабрендә һәлак була. Менә шундый кайгылар күргән Маһинур әби истәлеге ул күкрәкчә.
pasyeva-5
(Маһинур әби истәлеге)
 
Нуруллина Әдилә чыгышыннан:
Сыйныф җитәкчебез конкурс турында аңлаткач, әбием белән сандык актарырга керештек. Мин нәкъ икесе бер төрле матур итеп чигелгән чүпрәкләр күрдем. “Аяк чолгаулары бу, кызым”, - диде әбием. Ә мин көлеп җибәрдем. Миңа элекке кешеләрнең аякка чиккән чүпрәк бәйләп йөрүләре бик кызык тоелды. Әбиемнең күзендә яшьләр күргәч, миңа бик кыен булды. “Башта олы кеше сөйләгәнне тыңла, аннары көләрсең”, - дип, әнием дә ачуланып атты.  Мин тизрәк гафу үтенергә ашыктым. Ә аның тарихы болай икән: “Балакаем, бу минем әтиемнең аяк чолгавы, - дип сөйләп китте әбием,-аны әнием кияүгә чыкканда бирнә сандыгына салып алып килгән. Мин тугач, әтием сугышка киткән, аннан әйләнеп кайтып, мине кочагына алып сөю насыйп булмаган аңа. “Әти!”- дип әйтергә өлгерми дә калганмын мин. Бу аяк чолгауларын әни кадерләп саклап, үскәч: “Әтиеңнән калган истәлек итеп сакла,”- дип миңа тапшырды. Бу аяк чолгауларын сугышта үлгән карт бабагызның истәлеге итеп, сез дә саклагыз”, диде әбием күз яшьләрен сөртеп.
“Әлбәттә, сакларбыз, әбием”,- дип сүз бирдем мин.
pasyeva-6
(аяк чолгаулары)
“Бездә тагын бер кадерле ядкарь бар, - дип, сөйләвен дәвам итә Әдилә, -  Бөек Ватан сугышы кырыннан килгән хат ул. Ул бабамның әнисенең абыйсыныкы. Безнең гаиләдә саклана торган иң кадерле ядкарь.
Хәбибуллин Хөҗҗәтулла исемле булган ул. Сугыштан кайткан бердәнбер хәбәр булган ул безнең өйдә. Күп тә үтми, һәлак булды дигән хәбәр килеп төшкән хат артыннан. Хатны шуңа күрә ягарга өлгермәгәннәр. “Сугыштан килгән хатны сакларга ярамый, килгән берсен яндырып барырга, көлен нигезгә сибәргә кирәк”,- дигән ырым яшәгән ул заманда. Бөтен кеше шушыңа ышанганда ничек итеп өйдә хат саклыйсың? Шуңа күрә фронттан килгән хатлар сакланмаган. Ягар алдыннан эчтәлеген ятлый торган булганнар. Ә минем ерак бабамның хаты андый язмышка дучар булырга өлгермәгән генә...
pasyeva-7 pasyeva-8
(Сугыштан кайтып җиткән хат)
 
Укучым Илдарханова Айгөлнең кадерле ядкаре дә үзенчәлекле:
Безнең ерак карт бабай - Гарипов Зарифның 1942 елда больницадан бирелгән сәламәтлек турындагы справкасы саклана бездә. Сандык төбендә - иң куркынычсыз җирдә саклана ул. “Атынчык бабай”, - дип шаяртып исем кушканнар аңа. Дөрес, ул үзе дә бик шаян, шук, балалар ярата торган кеше, очраган бала-чагага гел чикләвек бирә торган булган. Шуңа балалар аның белән очрашу җаен эзләп торганнар. “Атынчык бабай”... Шаярып кына кушылмаган шул бу исем аңа. 1942 елның 1 февралендә каты яралана ул. Эшкә яраклы булып кайтмый. Бер аягы гарип булып, икенчесеннән 10-12 сантиметрга кыскарак булып кала. Йөргәндә атынып йөри. Менә шуннан китә дә инде кушамат...
pasyeva-9
(бабайга бирелгән справка)
Албай авылыннан килеп укучы Кирушин Виталий әбисенең бабасы балта остасы булган дип сөйләде. Ул ясаган сырлы бәләк, соскыч, бер тагарак әле дә саклана икән. Леонтьев Семён Леонтьевич авыл кешеләренә агачтан кирәк-яраклар ясаган. Ә артыгын күрше Өчөйле базарына алып төшеп сата торган булган. Хәзерге Усали авылын элек шулай дип йөрткәннәр. Базар көне – сишәмбе булган Өчөйледә. Анда күрше-тирә авыллардан килеп сату иткәннәр. Һөнәре булган кеше шулай итеп көн күргән.
pasyeva-10 pasyeva-11
 
 
Аларда  карт әбисеннән калган кадерле тегү машинасы да бар икән. Бабасының әнисенеке ул. Карт әбисе - 1911 елда туган Кирушина Агафья  шушы машина белән теккән киемнәр: матур-матур күлмәкләр, сырган фуфайкалар, тышланган толыплар әле һаман да авыл кешеләрендә саклана икән. Үз авылына гына түгел, бөтен күрше авылларга да хезмәт күрсәткән ул. Әллә кайлардан килә торган булалар аңа җөй тектерергә. Яшь вакытта “Зингер” машинасында тегәргә өйрәнгән. Ул машина хәзергә хәтле сакланмаган.  Дәһшәтле  сугыш чорында көне буе колхоз эшендә эшләп, арып кайтканнан соң, төне буе җөй теккән ул. Машина тавышына кушылып, җырлый-җырлый да, елый-елый да теккәндер ул аны. “Менә шушы машина әле дә ару белмәс карт әбием кулларының җылысын саклый кебек”, - дип яза укучым.
pasyeva-12
Шушы хатирәләрне яңарттырган өчен бөтен сыйныфыбызда укучы яшьләр (аларга инде хәзер 16-17 яшь) «Мәйдан» журналына рәхмәтләрен җиткерә.
 
Мамадыш районы Усали урта мәктәбенең

10нчы сыйныф укучылары исеменнән,

җитәкчеләре- Константинова Лидия Семёновна.

Комментарийлар