Логотип «Мәйдан» журналы

Хатирә

Стенада келт-келт сәгать йөри,Мичтә утын черт-черт итенә.Табагачка эләктерелеп табаКереп бара мичнең эченә.Мич эченнән чыккан татлы, хуш исӨй түренә кадәр үрмәли.Тәрәзәдән яз кояшы кергән,Нур йөгерә д...

Стенада келт-келт сәгать йөри,
Мичтә утын черт-черт итенә.
Табагачка эләктерелеп таба
Кереп бара мичнең эченә.
Мич эченнән чыккан татлы, хуш ис
Өй түренә кадәр үрмәли.
Тәрәзәдән яз кояшы кергән,
Нур йөгерә дивар тирәли.
 
 
Өйдә җылы, өйдә шундый рәхәт....
Көлеп тора гүя табын да.
Көй чыгарып җиз самавыр гөжли,
Кайнар коймак килде табынга.
Әллә нинди борылмалар ясап,
Кайнар чәйдән кайнар бу чыга.
Безнең ишек һәрвакытта ачык
Килгән кунак,узган юлчыга.
Стенада келт-келт сәгать йөри...
Тормыш җырын җырлый ул, беләм.
Әллә күпме эзне саклап тора
Идәндәге буйлы күк келәм.
Зур мендәрне бер иркәләп алам,
Йомшак мендәр, назлы, җылы да...
Күзләремне йомып кушыламын
Сабый чакка, хыял чорына...
 
Руцилә САДРИЕВА.

Апас.

Комментарийлар