Логотип «Мәйдан» журналы

Worldskills Russia җиңүчесе: “Бик борчылдык, ләкин җиңү безнеке”

Яр Чаллыдан Кама төзелеш көллияте студенты Артем Устюжин Worldskills чемпионатында беренче тапкыр катнашып, “Түбә ясау эшләре” компетенциясендә беренче урынны алды. “Без шундый зур тәҗрибә алдык. Көнд...

Яр Чаллыдан Кама төзелеш көллияте студенты Артем Устюжин Worldskills чемпионатында беренче тапкыр катнашып, “Түбә ясау эшләре” компетенциясендә беренче урынны алды. “Без шундый зур тәҗрибә алдык. Көндәшләр дә шәп иде, Мәскәү, Мәскәү өлкәсе зур көч куйды. Бик борчылдык, ләкин җиңү безнеке”, - диде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә.
0120
Артем үзе һәм шулай ук беренче урын алган дусты белән таләпләргә төгәл туры китереп эшләү һәм пөхтәлек белән алдырганнарын әйтте. “Безнең фишка пөхтәлек булды. Түбә эше ул бик кызык, түбәне эретеп ябыштыру, бизәкләү... Биеклектә эшләү белән генә куркыныч булырга мөмкин бу эш, ә мин биеклектән курыкмыйм”, - диде ул.
“Мондый төрдәге югарырак дәрәҗәдәге чемпионатта да бик катнашыр идем, тик безнең компетенция ни Европа, ни дөнья чемпионатында юк. Безне экспертлар бәяләде, мин киләчәктә үзем дә эксперт булырга, яшьләрне өйрәтергә теләр идем”, - ди Артем.
“Бизнес өчен программалы карарлар” компетенциясендә дә Татарстан вәкилләре җиңүче. Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы студенты Булат Мозаффаров икенче урынга лаек булды һәм көмеш медаль алды.
“Мондый ярышларда катнашып, зур канәгатьлек алам. Бизнес өчен программалы продукт эшләп, үзебезнең осталыгыбызны күрсәтү кирәк иде. Без проект ясап, анализлап, продукт эшләп күрсәттек, шулай ук мобиль кушымта да әзерләдек”, - диде.
Аның иптәше – адашы Булат Галимов беренче урын алу аның өчен көтелмәгән булуын әйтте. “Сәхнәгә чыкканда барыбыз да дулкынландык. Бу шундый озак процесс кебек тоелган иде, тиз генә узды да китте. Нәтиҗәсе шундый булуына сөенәм. Дөнья чемпионатына чыгып, чираттагы медальне шунда алырмын дип ышанам”, - диде.
Фото: Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/25/186906/

Комментарийлар