Логотип «Мәйдан» журналы

Вөҗдан авазы

Тауга үрлим. Менгән саенМенәсе килә.Ак болытларның түбәсенКүрәсем килә.Югарыдан аска карыйм:Дөнья кеп-кечек.Миннән түбән йөрүчеләрЛәң-ләң бер көчек.Бил сынашырга исәбемБиеклек белән.Югарыда баш әйләнә...

Тауга үрлим. Менгән саен
Менәсе килә.
Ак болытларның түбәсен
Күрәсем килә.
Югарыдан аска карыйм:
Дөнья кеп-кечек.
Миннән түбән йөрүчеләр
Ләң-ләң бер көчек.
Бил сынашырга исәбем
Биеклек белән.
Югарыда баш әйләнә,
Ә өстә тәхет шәйләнә,
Биеклекне бутаганда
Бөеклек белән.
Бераз шуышсаң, буй җитәр
Кебек тәхеткә.
Күк кабагы да ачылыр,
Бәлки, бәхеткә.
Нәфес дигән яман нәрсә
Кызмакчы канда.
Ярый әле ирек куймый
Воҗданым җанда:
«Төш, ди, күптән бүлешенгән
Һәр каргыш анда!..»
Җирдә әллә синең өчен
Урыннар тармы?
Тиешеннән югарыда
Башыңны ярма!..
Син түбәндә кабыза бел
Якты учаклар.
Ауганда да туган җирең
Алыр кочаклап.
 

Рафига УСМАНОВА


Рафига Усманова – шагыйрә, прозаик, публицист, мөгаллимә, җәмәгать эшлеклесе. 1954 нче елның 7 сентябрендә Борай районы Бустанай авылында туып үсә. Туган авылында, Борайның беренче мәктәбендә, Башкорт дәүләт университетының филология факультетында белем ала. Мәктәп елларыннан ук шигырьләре, парчалары, нәсерләре район, Башкортстан һәм Татарстан республика газета-журналларында, альманахларында, төрле коллектив җыентыкларда басыла, радио-телевидениедән яңгырый. Башкорт һәм татар телләрендә дистәгә якын китап авторы. «Сәхибҗамал» Башкортостан республикасы татар хатын-кызлары оешмасының Борай районы буенча төбәк рәисе. Русия һәм Башкортстанның язучылар (1997), Русия һәм Башкортстанның журналистлар (2000) союзлары әгъзасы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2004). Туган ягында яши.


Фото: vk.com









«Мәйдан» №6, 2021 ел.






Комментарийлар