Логотип «Мәйдан» журналы

Владимир Путин Татарстанда «Аммоний» заводын эшләтеп җибәрде

Кичә Чаллы шәһәреннән Россия Президенты Владимир Путин Менделеевскидагы аммиак, метанол һәм гранулаланган карбамид җитештерү буенча «Аммоний» комплексын эшләтеп җибәрде.«Аммоний» акционерлык җәмгыяте...


Кичә Чаллы шәһәреннән Россия Президенты Владимир Путин Менделеевскидагы аммиак, метанол һәм гранулаланган карбамид җитештерү буенча «Аммоний» комплексын эшләтеп җибәрде.



«Аммоний» акционерлык җәмгыяте директорлар советы рәисе Ринат Ханбиков, комплекс эшләтеп җибәрүгә әзер, дип хәбәр итте. Владимир Путин видеоэлемтә аша команда бирде: «Эшләтеп җибәрергә рөхсәт бирәм!».
Журналистлар белән әңгәмәсендә Директорлар советы рәисе Ринат Ханбиков: "Җитештерүне валюта тирбәнешләренә бәйле рәвештә елына 20 млрд. сумга җиткерергә исәплибез. Безгә кредитларны бирергә кирәк, чөнки завод заем акчаларына корылды. Хәзер хезмәт коллективы бөтен көчен куеп эшләргә җыена», - дип хәбәр итте.
_DSC5140
 

Комментарийлар