Логотип «Мәйдан» журналы

“ВКонтакте” үз кәрәзле элемтә челтәрен чыгарырга җыена

“ВКонтакте” социаль челтәре үзенең виртуаль кәрәзле элемтә челтәрен бу елның ахырына хәтле чыгарачак. Ул VKmobile дип аталачак, дип хәбәр итә “Известия” үз чыганакларына сылтама белән.“Оператор VKmobi...

“ВКонтакте” социаль челтәре үзенең виртуаль кәрәзле элемтә челтәрен бу елның ахырына хәтле чыгарачак. Ул VKmobile дип аталачак, дип хәбәр итә “Известия” үз чыганакларына сылтама белән.
6.jpg_min1
“Оператор VKmobile бренды белән эшләячәк, аны эшләтеп җибәрү быелның ахырында ук булачак. Челтәр инфраструктурасын арендалау буенча “Мегафон” белән сөйләшүләр алып барылган инде. Элемтә операторының сайты VKmobile.me домены белән теркәлгән”, диелә язмада.
Шунысы да мәгълүм: элемтә хезмәте өчен акчалата да, билгеле бер гамәлләр үтәү белән дә түләргә мөмкин булачак.
“Бизнес өлкәсендә мондый модель “Фримиум” (англ. Free – бушлай һәм premium – премиаль) дип атала. Мәсәлән, элемтә хезмәте өчен кулланучыларга билгеле бер реклама постына ошады дип куярга, билгеле бер төркемгә керергә, репост ясарга, нидер карарга һ.б. тәкъдим ителергә мөмкин”, - дип ачыклык кертә чыганак.
Шул ук вакытта, “ВКонтакте” һәм “Мегафон” вәкилләре аңлатмалар бирүдән тыелып калган.

Комментарийлар