Логотип «Мәйдан» журналы

Вируслар иярмәсен өчен, смартфонны ничек чистартырга?

Яңа типтагы Covid-19  коронавирусын ияртмәс өчен, смартфоннарны да чистартып тору кирәк. Моның өчен этил һәм изопропил спирты, водород перекисе һәм натрий гипохлориты кулланырга була. Бу турыда Каспер...



Яңа типтагы Covid-19  коронавирусын ияртмәс өчен, смартфоннарны да чистартып тору кирәк. Моның өчен этил һәм изопропил спирты, водород перекисе һәм натрий гипохлориты кулланырга була. Бу турыда Касперский Лабораториясе экспертлары сөйләде.



iphone-410311_1280


Гаджетны чистарту өчен алдагы исемлектән иң яхшысы - изопропил спирты. Этанол һәм водород перекисе смартфон өслеген бозарга да мөмкин.

 «Изопропанолның оптималь концентрациясе — 70–80 %. Аннан да чистарак спирт бик тиз парга әйләнә, нәтиҗәле итеп чистарту өчен дезинфекцияли торган эремә өслектә бер минут чамасы булырга тиеш. Концентрация азрак булган саен, эффект та кимрәк була», — дип сөйли аналитиклар.




Антисептикларны смартфонның тишекләренә кертә күрмәгез. Мамык дискны эремә белән чылатып, гаджетны сөртү хәерле.


 
Фото: https://pixabay.com/

«Интертат»

Комментарийлар