Логотип «Мәйдан» журналы

Виноград тышындагы ак элпә зыянлымы?

Виноград җимешләре тышы ак элпә белән капланган булырга мөмкин. Күпләр аны химикатлар, гөмбә авырулары яки башка куркыныч дип уйлый. Роскачество белгечләре ул хакта аңлатма бирә. Киңәшләр сайтына сылт...

Виноград җимешләре тышы ак элпә белән капланган булырга мөмкин. Күпләр аны химикатлар, гөмбә авырулары яки башка куркыныч дип уйлый. Роскачество белгечләре ул хакта аңлатма бирә. Киңәшләр сайтына сылтама белән «Интертат» шул хакта хәбәр ителә.vinograd
Кабыгы ак элпә белән капланган виноградны алырга курыкмагыз. Бу — табигый саклагыч — балавыз катламы. Мондый элпә виноградның кайсыбер аерым сортларында була. Ак элпә булса, виноградны бер савыттан икенчесенә кабат-кабат күчермәгәннәр, озак сакламаганнар дигән сүз. Бу — үзенә күрә бер сыйфат билгесе.
Виноградны да, башка яшелчәләрне, җиләк-җимешләрне төрле химикатлар кулланып үстерәләр. Корткычларны бетерү өчен агулар да, ашламалар да файдаланалар. Технологияләрне истә тотып кулланганда, бу химикатлар тулысынча таркалып бетә, кеше сәламәтлеге өчен зыянлы булмый.
Гөмбә һәм күгәрек, черек авырулары булмасын өчен, виноградны күкерт диоксиды белән эшкәртәләр. Дөрес кулланганда, аның зыяны булмый. Кибет киштәсенә килеп җиткәнче, җиләк-җимешкә сыйфат турында сертификат алалар, әгәр начар булса — аңа мондый белешмә бирелми.
Ак элпәсе булган виноградны ашар алдыннан гына юарга кирәк, юылган виноградны озак сакларга ярамый. Чөнки табигый саклавыч беткәч, җимешләр тиз бозыла.
Әгәр барлык кагыйдәләр дә үтәлсә, виноградны сигез атнага кадәр саклап була. Өйдә аны суыткычта саклау хәерле, виноград янында исле ризыклар тотмагыз, ул башка исләрне үзенә яхшы сеңдерә, диелә хәбәрдә.
 
Фото: https://pixabay.com

Комментарийлар