Логотип «Мәйдан» журналы

Ветеранның утын кискән идарә итүче компаниянең гендиректоры вазыйфасыннан азат ителде

Казанның Авиатөзелеш районы ТКХ идарә итүче компаниясе генераль директоры вазыйфасыннан азат ителде. Фото: https://www.kzn.ruБу вакыйга буенча тикшеүнең беренче нәтиҗәләре, шулай ук 45 мең сумлык бур...

Казанның Авиатөзелеш районы ТКХ идарә итүче компаниясе генераль директоры вазыйфасыннан азат ителде.
mmb_4082 Фото: https://www.kzn.ru
Бу вакыйга буенча тикшеүнең беренче нәтиҗәләре, шулай ук 45 мең сумлык бурыч шәһәр җитәкчелеге тарафыннан түләнгәнлеге хакында Юрий Александрович Величкога Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Тимур Алибаев сөйләде. Ул ветеран каршында гафу үтенде һәм тикшерү эшләре моның белән генә тәмамланмаячак, дип белдерде.
Юрий Александрович үсмер чагында ук Брянск өлкәсенең партизан отрядына, шуннан соң армия сафларына китә. Бөек Ватан сугышының иң куркыныч елларында ул Белорус фронтының 8-нче инженерлык-сапер штурм бригадасында хезмәт итә. Шуннан соң оборона предприятиеләрендә эшли, ә 1956 елда Казанга күчерелә.
mmb_4117
Биредә ул Лядов ур., 10-нчы йортта 43 ел яши. “Хезмәтләр өчен түләп барам”, - дип күрсәтә ул кәгазьләрен. Ләкин аның исәпләүләре идарә итүче компаниянеке белән аерыла. Оешма аның казанышлары һәм исемнәренә карап тормыйча, эшкә коллекторларны куша, ә тиздән аның утын да сүндерә.
Бәхеткә каршы, тиз арада хәл ММЧ, соңрак ветеран хокуклары өчен җаваплы калган структураларга да билгеле була. Мэрия дә бу эшне тиз арада үз канаты астына ала һәм ветеранның бурычын түләргә карар кабул итә.
“Бу шаккатырлык вакыйга! Мәрхәмәтсез мөнәсәбәт! Бу фронтовикларга карата гына түгел, гомумән, өлкән яшьтәге кешеләргә карата да әшәке гамәл. Мин җаваплы территориядә килеп чыгуы тагын да аяныч. Ветераннарга карата шундый мөнәсәбәттә булсак, безне кичереп булмый!”, - дип гафу үтенде администрация башлыгы Тимур Алибаев. Ул ышандырганча, бурычлар түләнгән, ә тикшерү эшләре дәвам итә.
Ветеран да мәсьәләне тиз арада хәл итүләре өчен рәхмәтен белдерде.
Хәзер вакыйгага эш материалларын өйрәнә башлаган Прокуратура үз бәясен бирәчәк.
 
https://www.kzn.ru/

Комментарийлар