Логотип «Мәйдан» журналы

Венер Сәлимов гаиләсендә зур югалту...

Татар эстрадасы җырчысы Венер Сәлимов гаиләсендә зур югалту. 22 август көнне җырчының әнисе вафат булды.Алмазия ханымга нибары 53 яшь иде. Ул Әгерҗе районы Кырынды авылында яшәде. Кызганыч, каты авыру...

Татар эстрадасы җырчысы Венер Сәлимов гаиләсендә зур югалту. 22 август көнне җырчының әнисе вафат булды.
vener_salimov_irke_guzellek_maturlik_minus
Алмазия ханымга нибары 53 яшь иде. Ул Әгерҗе районы Кырынды авылында яшәде. Кызганыч, каты авыруы аркасында якыннарын кара кайгыга салып, Алмазия ханым якты дөнья белән вакытсыз хушлашты.
Венер Сәлимовның һәм якыннарының кайгысын, авыр югалту ачысын уртаклашабыз. Сезгә көч һәм сабырлык телибез. Мәрхүмнең авыр туфрагы җиңел булсын, урыны оҗмахта булсын.
"Мөлаем ачык йөзле, гел елмаеп кына йөри торган Алмазия апа күз алдында тора", "Алмазия апаның җаны тыныч, урыны оҗмахта булсын", "Венер балам, барыгызга да сабырлыклар телибез, әниеңнең урыны оҗмахта булсын, авыр кайгы, сабыр итәргә генә кала, бер нишләп тә булмый..." дип кайгы уртаклаша җырчының туганнары һәм дуслары интернет челтәрендә.
 
http://intertat.ru/tt

Комментарийлар