Логотип «Мәйдан» журналы

Ватансыз

Сөт калыр, Ватан китәр!ДәрдемәндТелгәләнә йөрәгемБез туып-үскән илдә? –Өзлексез телем-телем.Мин бәхил түгел, халкым!Үз җиремдә, илемдәЭтешеп тә төртешеп,Үги тел – туган телем –Тәхеткә үрмәлиләрМин бәх...

Сөт калыр, Ватан китәр!
Дәрдемәнд
Телгәләнә йөрәгем
Без туып-үскән илдә? –
Өзлексез телем-телем.
Мин бәхил түгел, халкым!
Үз җиремдә, илемдә
Этешеп тә төртешеп,
Үги тел – туган телем –
Тәхеткә үрмәлиләр
Мин бәхил түгел, халкым!
«Әни» сүзен татарча
Савыкмас хаста бу ил,
Әйтергә иренгәннәр –
Тома ятимнәр чутсыз.
Мин бәхил түгел, халкым!
Капшанып алга барыш
Биләүләре сүтелгән,
Көн яктысыз һәм утсыз –
Тыпырчына сабыйлар.
Мин бәхил түгел, халкым!
Маңкорт ана сөтеннән
Кош оялары тузгый
Күчә чит кавем теле,
Туктаусыз искән җилдә.
Сула милләтнең гөле –
Нинди шайтан туе бу
Мин бәхил түгел, халкым!
 

Рәшит БӘШӘР


Фото: vk.com

Комментарийлар