Логотип «Мәйдан» журналы

“Үзгәрешләр җиле” проектында кемнәр катнаша? (ВИДЕО)

Әлеге җыр фестивале проектына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов узган елны Венера Ганееваның туган көнендә нигез салган. Хәзер исә Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет теат...

Әлеге җыр фестивале проектына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов узган елны Венера Ганееваның туган көнендә нигез салган.
465ec4081653f46e6ec97291a202bb55_L
Хәзер исә Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә «Yзгәреш җиле» беренче татар җыры фестиваленә оешкан төстә әзерлек бара.
– Проектны без фестиваль, музыка-җыр фестивале буларак күзаллыйбыз. Узган елны минем юбилеемда татар эстрада җырының киләчәге турында мәсьәлә кузгатылды. Җыр үзенчәлекле яңгырасын, кызыклы, планетадагы һәркемгә аңлаешлы булсын өчен нәрсә эшләргә? Бу мәсьәлә күп кешене борчыгандыр дип уйлыйм. Һәм шуннан соң репертуар, башкаручылар сайлау буенча эш башланды. Бик күп җыр тыңланды. Башка җырчылар тарафыннан алар шәп итеп башкарылгандыр, бәлки. Әмма хәзер тормышка ашырылачак яңа проектта алар шулай ук итеп кабатлап җырлана дигән сүз түгел. Ул җырларга яңа тормыш биреләчәк: аранжировкасы яңа, әсәрләр симфо-джаз-оркестрга кушылып башкарылачак. Бу уникаль сәхнә күренеше, музыкантлары да... Җыеп кына әйткәндә, әкияттәй килеп чыгачак дип уйлыйм, – ди әлеге проект турында Татарстан һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Венера Ганиева.
Репертуарга күпсанлы халык җырлары һәм моннан 20-40 ел элек популяр булган профессиональ композиторлар әсәрләре сайланган. Әсәрләрне исә республиканың танылган эшлеклеләре белән берлектә сайлап алынган композиторлар, дирижерлар, шагыйрьләр, мәдәният министрлыгы хезмәткәрләре һәм җырчылар башкарачак. Аларны җырлау сәләте буенча сайлаганнар, чөнки җырлар симфо-джаз-оркестры аккомпанементында тере тавышка җырланачак. Фестивальдә катнашучы 24 башкаручы да титуллы һәм танылган башкаручылар, тамашачылар аларны бөтенләй көтелмәгән амплуада күрәчәк. Алар арасында Алинә Шәрипҗанова, Марсель Вәгыйзов, Раяз Фасыйхов та бар. Шулай ук фестиваль концертларында яшь башкаручылар да чыгыш ясаячак. Фестиваль кысаларында "Голос" проектында катнашкан Язилә Мөхәмәтованы белән Румия Ниязованы да күреп булачак.
Фестивальдә катнашучыларны сайлап алган вакытта башкаручыларның тавыш мөмкинлекләре һәм артистның тышкы кыяфәте беренче урында каралган. «Җырлар яңа форматта башкарылса да, тамашачылар аларны, артистларны кебек, яңадан ачачак әле дип уйлыйм», - дип белдерде Венера Ганеева.
Репертуар сайлау эшен Венера Ганеева башкара.
"Проектны тормышка ашыруда гаять зур һәм бердәм команда эшли. Бергәләшеп без татар җырына бөтенләй башка төсмерләр кертәбез, аның башкача яңгырый алуына барысы да инаныр дип уйлыйм. Кемнәр өчендер татар җырының симфо-джаз-оркестрга кушылып, Европача яңгырый алуы ачыш булырга мөмкин", – дип тәмамлады артист сүзен.
“Үзгәрешләр җиле” дип аталган проектка халыкның гына түгел, Татарстан Президентының да өметләре зурдан. Исемен җисеменә туры китереп, “Үзгәрешләр җиле” уңай үзгәрешләр генә алып килсен. Ни дисәң дә, татар сәхнәсенең киләчәген моңлы, затлы җырчылар кулына тапшырасы килә...
"Үзгәреш җиле" фестивале концертлары 5-6 ноябрьдә Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры залында узачак. Билетлар 6 сентябрьдә сатыла башлый.
[embed]https://www.youtube.com/watch?v=m0TDljIlr2s[/embed]
 
Чыганак: http://intertat.ru/tt

Комментарийлар