Логотип «Мәйдан» журналы

Үзгәрергә!

Җанны талкый һаман заман уе,Төште инде сагыш йөзләремә...Яшәп булмый элек яшәгәнчә, –Кирәк безгә, кирәк үзгәрергә! Яшәп булмый элек яшәгәнчә.Таң шәфәгы минем күзләремдә.Нур өстисем килә туар көнг...

Җанны талкый һаман заман уе,
Төште инде сагыш йөзләремә...
Яшәп булмый элек яшәгәнчә, –
Кирәк безгә, кирәк үзгәрергә!
 
Яшәп булмый элек яшәгәнчә.
Таң шәфәгы минем күзләремдә.
Нур өстисем килә туар көнгә...
Кирәк безгә, кирәк үзгәрергә.
 
Нур өстисем килә туар көнгә,
Нур саласым килә сүзләремә.
Итәгемнән тарта үткән төннәр...
Кирәк безгә, кирәк үзгәрергә.
 
Итәгемнән тарта кара төннәр...
Ышаналмыйм кайчак түзәремә.
Яңа көнгә яңа кеше кирәк...
Кирәк безгә, кирәк үзгәрергә.
 
Яңа көнгә яңа кеше кирәк...
Басмак булам заман эзләренә.
Алдан бара әйдәп фидаилар...
Кирәк безгә, кирәк үзгәрергә.
 
Алдан бара әйдәп фидаилар.
Ияртерләр микән үзләренә?
Җанны талкый һаман заман уе:
Кирәк безгә, кирәк үзгәрергә!
 

Разил ВӘЛИЕВ


Фото: https://pixabay.com

Комментарийлар