Логотип «Мәйдан» журналы

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 38 яңа очрагы теркәлгән

Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 яңа коронавирус инфекциясе йоктыруның 38 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта онлайн-брифингта Татарстан президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр ит...



Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 яңа коронавирус инфекциясе йоктыруның 38 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта онлайн-брифингта Татарстан президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.



138
«Бүген Татарстанда коронавирусның 38 яңа очрагы расланган, барысы да контакт юл белән йоктырылган. 21 кеше хастаханәдә, 17 кеше өйдә дәвалана», — дип сөйләде спикер.


Авыручылар арасында бер балигъ булмаган кеше дә юк, әмма 18-30 яшьлекләр арасында 4 кеше бар. 30-50 яшьлекләр арасында — җиде, 50-60 яшьлекләр арасында — алты, 60-70 яшьлекләр арасында 17 һәм 70-80 яшьлекләр арасында дүрт кеше авырый. Бу юлы 80 яшьтән өлкәнрәкләр арасында вирус йоктыручылар юк.




Казанда 19, Чаллыда 9 кеше вирус йоктырган. Түбән Кама һәм Норлат районнарында икешәр, Югары Ослан, Биектау, Лаеш, Менделеевск, Питрәч һәм Тукай районнарында берәр очрак теркәлгән.




«Нәтиҗәдә, 18 июньгә үсеш буенча 4 мең 78 очрак теркәлгән», — диде Лилия Галимова.




Эпидемия башланганнан бирле коронавирус расланган 2 мең 907 кеше дәваланып беткән.


Комментарийлар