Логотип «Мәйдан» журналы

Үзеңә кайт

Күңелеңә шикле уйлар килсә,уйларыңа кереп олаксаң,Раббыңның таушын ишетер өчен,үз-үзеңә, дустым, колак сал.«Пәйгамбәр»ләр бик күбәеп китеп,кыйблаңны син әгәр югалтсаң,үзеңә кайт, бары үзеңә кайт,үз-үз...

Күңелеңә шикле уйлар килсә,
уйларыңа кереп олаксаң,
Раббыңның таушын ишетер өчен,
үз-үзеңә, дустым, колак сал.
«Пәйгамбәр»ләр бик күбәеп китеп,
кыйблаңны син әгәр югалтсаң,
үзеңә кайт, бары үзеңә кайт,
үз-үзеңә, дустым, колак сал.
– Син акыллы.
Яки:
– Исәр, – диләр.
Бу җәһәттән минем шигем бар:
үзең сизмәгәндә, син дә даһи,
үзең сизмәгәндә – пәйгамбәр.
Күңелеңә шикле уйлар килсә,
караңгыга әгәр юлыксаң,
Раббыңның таушын ишетер өчен,
үзеңә кайт, үзеңә колак сал.
 

Әхмәт ДУСАЙЛЫ


Фото: https://ru.freepik.com/photos/background'>Background фото создан(а) bedneyimages - ru.freepik.com



«Мәйдан» №07, 2022 ел



Комментарийлар