Логотип «Мәйдан» журналы

Үземә-үзем эндәшәм

Җанымны кабаттан терелтү,Тереклек суына тартылам.Мең кабат күңелем җан бирә,Мең кабат яңадан терелә. Каләмең атып бәр кирәкми,Хисләрең тезәргә сүзләргә.Күкләргә атылып дәрт тапмый,Җиреңә төшәргә...

Җанымны кабаттан терелтү,
Тереклек суына тартылам.
Мең кабат күңелем җан бирә,
Мең кабат яңадан терелә.
 
Каләмең атып бәр кирәкми,
Хисләрең тезәргә сүзләргә.
Күкләргә атылып дәрт тапмый,
Җиреңә төшәргә кирегә.
 
Саташкан уйларың әйдәкләп,
Кай тараф җаныңны ташлатыр.
Кемнәр бит сине аңларлар?
Кемнәре кимсетеп таш атыр.
 
Күзләрең талдырган төннәрен
Үксегән җаныңны җәзалар.
Туры сүз кылычтай каләмең,
Күрсәтер күп сиңа казалар.
 
Атып бәр каләмең кирәкми,
Китерер ул сиңа җәфалар.
Мең кабат җаннарын кыйнатып
Тереклек суларын бик азлар табалар.
 
 
* * *
Җәйләр җиткәч, чәчкә тугайларда
Очып йөри көн дә күбәләк.
Раббым аңа бары өч көн биргән,
Ник бирмәгән икән күберәк?
 
Кеше туа, сөя, яши җирдә
Гомер үтә шулай, үтә тәгәрәп.
Дөнья бары өч көн генә - дибез.
Без булабыз, димәк, күбәләк.
 
Ник туганын, ник очканын белми,
Кайдан белсен, ул бит күбәләк.
Күңел генә өмет белән алдый,
Янар утка очкан, гүя күбәләк.
 

Зиннур ТИМЕРГАЛИЕВ


Бүген Арчада яшәп иҗат итүче шагыйрь, язучы Зиннур Тимергалиевнең туган көне. Сезне гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз.  Иминлек, иҗат дәрте, озын гомер телибез!




Фото: https://ijat-rt.ru/zinnur-timergaliev/

Комментарийлар