Логотип «Мәйдан» журналы

Үз илем, үз республикам бар

Тусам да мин казах даласында,Үссәм дә мин атта-иярдә,Гел ашкындым Казан каласына −Истәлекле, изге җирләргә.Бу туфракта минем туган илем,Йорт корганнар монда бабамнар,Монда минем акчарлаклы Иделем,Үз х...

Тусам да мин казах даласында,
Үссәм дә мин атта-иярдә,
Гел ашкындым Казан каласына −
Истәлекле, изге җирләргә.
Бу туфракта минем туган илем,
Йорт корганнар монда бабамнар,
Монда минем акчарлаклы Иделем,
Үз халкым, үз республикам бар!
 
Көзен киткән казлар язын кайта,
Кыйгаклашып, Идел-суларга.
Киек казлар... Без дә төрле якка
Таралганбыз, охшап шуларга.
Бер кайтмаса, бер кайталар илгә,
Өмет өзми кайталмаганнар.
Идел-йортта Татарстан дигән
Үз илем, үз республикам бар!
 
«...Чит Җирләрдә йөреп гыйбрәт ал!»лар
Борынгыча яңгырый колакта,
Гадәт булып киткән безгә алар −
Юллар илткән безне еракка.
Гизсәләр дә башлар кайда гына,
Күңелдә гел Идел − якты яр,
Йөрәкләрдә мәңге яши торган
Үз илем, үз республикам бар!
 

Нури АРСЛАНОВ


Фото: Николай Туганов


«Мәйдан» № 9, 2022 ел 

Комментарийлар