Галим һәм язучы Әнвәр ШӘРИПОВка 75 яшь

i (15)

Безнең Чаллы талантлар ягыннан камил шәһәр. Анда яхшы язучылар, шагыйрьләр, җырчылар, мөгаллим-мәгърифәтчеләр, галимнәр-профессорлар бар. Атап әйткәндә, сүз алып барырга тиешле кешебез – әдәбият тарихы галиме, педагог Әнвәр Мәгъдәнур улы Шәрипов та – профессор. Әмма чын профессор. Кемнеңдер: «Чын булмаган профессор да буламыни?» – дип, сорау куюы мөмкин. Була, нигә булмасын? Дөнья, акка-карага бүленгән кебек, чынга-ялганга да бүленә. Моңа аптырарга да, моннан фаҗига ясарга да ярамый. Ясалма «мин – ясалма», ялган «мин – ялган» дип, капут солдаты кебек кулын күтәреп тормагач, аларны реаль чынбарлыкта аеруы кыенрак, шушы халәт сәнгать-әдәбиятта «Моцарт-Сальери» проблемасын тудыра һәм кешелек тарихында мәңгелек каршылык-коллизиясенә нигез булып хезмәт итә. Ягъни бу көндәлек күренешкә әйләнә. Тормышның, тәрәккыятнең һәр өлкәсе шушы ак белән караның, чын белән ялганның табигый рәвештә янәшә яшәвенең гамәли үрнәге түгелмени? Миңа, мәсәлән, ясалма язучылар, шагыйрьләр белән беррәттән, байтак кына ясалма профессорлар күрергә туры килде. Алар төп көчләрен үзләре сайлаган фәнни юнәлеш-өлкәгә түгел, ә бәлки, әллә нинди хаҗәтләре булмаса да, параллель рәвештә шагыйрь, язучы, драматург булыр өчен искитәрлек хезмәт куеп, бихисап көч сарыф иттеләр. Нәтиҗәдә, алар шигърият, чәчмә әдәбият, драматургия һ.б.да да яңа буразна сыза, иң үкенечлесе – үзләре сайлаган фән төрен дә үстерә, яңа ачышлар белән баета алмадылар.
Әнвәр Шәрипов язмышына күктән сценарийның иң авыр, иң гадел, иң катлаулы, иң куркыныч, әмма иң мактаулы варианты төште. Бу аның, минем кебек үк, кырыгынчы еллар ятиме, гомере буе бер генә тапкыр булса да «Әти» дип эндәшергә хыялланып, ач-ялангачлыкта, яшермим, туганнарыбызның, хәтта аналарыбызның, Ачлык-Дәҗҗалның бугаздан буган мәлләрендә, ачудан, ачынудан, аптыраганнан (бу сүзләрне әйтү миңа җиңелдән түгел!) «Аһ, үлми дә бит, ичмасам!» дип аякка баскан буын вәкилләре булуы белән акланган-якланган, димәк, Аллаһның үзе тарафыннан сакланган иде. Шуңа да безгә ачышлар әрнеш аша килде. Мондый газапларны бүгенге заман яшьләре күз алдына да китерә алмыйлар һәм китерә дә алмасыннар иде!..
Әмма китерергә тырышып карасыннар: илле елга якын, һич арттырмыйча-киметмичә әйткәндә, «фәннең ташбазында изелеп», илле еллап мөнбәр-кафедралардан әдәби вәгазь буразнасын сөйрәп, факультет деканы, кафедра мөдире һ.б. вазифаларын башкарыр, йөзләгән диплом эшләренең җитәкчесе булып, илле ел эчендә унбер галимнең диссертациясенә оппонент булып чыгыш ясар, егерме ике диссертациягә фәнни оешма исеменнән һәркайсы кимендә 400 биттән торган илле ике (16 докторлык, 36 кандидатлык!!!)диссертациянең авторефератларына бәяләмәләр язар, ул гынамы, укыту процессында әдәбиятыбыз-мәдәниятебезнең алтын фондына кергән Йосыф Баласагуни, Әхмәд Ясәви, Кол Гали, Сәйф Сараи, Мәүлә Колый, Габдулла Тукай, Нәҗип Думави, Сирин, Галимҗан Ибраһимов кебек титаннарга багышланган ике йөзгә якын фәнни хезмәт язар өчен Әнвәр дустыбызга ничә ат көчле двигатель куәтен җигәргә туры килде икән? Әгәр ул шушы кадәр куәтне халыкка, башкалар кебек, бары тик «шагыйрьлеккә ирешү тырышлыгына» гына юнәлткән булса, ул ниндирәк күләмдәге «академик», «халык шагыйре» дәрәҗәләренә ирешкән булыр иде икән? Юк, ул юхаланмады. Юха кеше – юка кеше. Кайчакта, Әнвәр Шәрипов кебек, кеше өчен бу кадәр тырышып, кешедән бу кадәр хөрмәт күрмәгән кеше бар микән, дигән сорау да туа. Кайчакта миңа татарның атаклы «Лашманчылар бәете» Әнвәр Шәрипов турында чыгарылган, «Шахта» җыры аның турында җырлана сыман. Билләһи!.. Әмма ул, туганнарыннан, балаларыннан канәгать булган кебек, язмышыннан да канәгать. Ул туган җире, туган халкы, кулындагы каләме белән бәхетле.
Мин аны 1964 елдан бирле беләм. Әйтүе генә ансат. Шуларның яртысын диярлек бер шәһәрдә яшәп «чиләнәбез». Без, ялгышмасам, «Татарстан яшьләре» газетасы каршында Шамил Рәкыйпов җитәкчелегендә эшләп килгән әдәби берләшмәдә танышкан идек. Иманым камил: шушы илле ике ел буена, әгәренки башкалар кебек, теләгән хәлдә, дан белән исереп, шуңа омтылган булса, ул искиткеч шагыйранә күңеле белән чын шагыйрь, искиткеч киң эпик фикерләве белән менә дигән язучы, чынбарлыкка әдәп иләге аша тәнкыйди караган шәхес буларак, чын тәнкыйтьче булып җитешкән булыр иде. Әмма ул алай итмәде. Ул шигырь язды, шигыре җырга әверелде, әмма шагыйрьлек дәгъваламады.

Ага сулар, ага сулар,
Сулар салкынмыни ул?
Иң беренче сөюләрем
Сүнәр ялкынмыни ул?» –

дигән атаклы җыр текстының аныкы, Ютазы якларыннан Кәрәкәшле егете Әнвәр Шәриповныкы булуын онытмыйк. Бер әйткәндә, шунысын да теркәп үтим: Татарстанның күп кенә районнарында Сабантуйлар композитор Мәсгуть Имашевнең Әнвәр Шәрипов сүзләренә язылган «Сабантуйлы Татарстаным» дигән ораториясе белән ачыла. Тыңлап кына карагыз:

Сөлгеләрне сөлгеләргә ялгап,
Их, урарга иде Җир Шарын!
Күрсен иде дөнья: Сабантуйлы
Татарстан дигән ил барын!

Аллаһ кушып, киләсе елларда Казан Сабантуйлары да шушы маршка тиң музыка белән ачылса икән!..
Тел-әдәп сагында торучы телче галим-әдип буларак, Әнвәр Шәриповның теле ифрат үткен. Татар матбугатында, табиган, татар телендә чыгышлар ясап, ул хәтта федераль күләмдәге хакимиятне дә уята алып, Казанның Тукай һәйкәл булып басып торган «Плушад имени Куйбышев»ларына Тукай мәйданы исемен бирдерткән, Чаллыда Тукай кадәр Тукайга һәйкәлләр куйдырткан кеше ул минем дустым. Йә, әйтегез, кайсыбыз моны булдыра ала? Әйе, Аллаһ аңа үзенә генә хас холык-характер бирде: кеше аерылган җирдә кушылды, кеше кушылган җирдә аерылды ул, рәхмәтуллаһ бәрәкәтүһ. Әмма үзе сайлап алган мәгыйшәтенә тугры калды һәм безнең әдәбият-әдәп фәнебезгә, мәгариф-мәдәниятебезгә, мөгаллимиятебезгә яңа таләп-критерийларга җавап биргән ачышлар китерде. Бу инде чишмә башы ятимлеккә барып тоташкан, шушы шартларда да тукталып калмаган, ә бәлки зур галимлеккә ирештергән шәхси-гражданлык һәм иҗади-гыйльми батырлык, ягъни авыз тутырып русча әйткәндә, «личный подвигы» иде.
Шулай итеп, галимлек кебек энә белән кое казый торган газаплы хезмәтне Әнвәр Шәрипов шигърият дәрәҗәсенә күтәрә алды. Ул, исем-дәрәҗәләр артыннан куып, вакытлы, ясалма теорияләргә коллыкка төшмәде. Болгар-татар халкының язмышы Идел-Уралда беренчеләрдән булып ислам белән бәйләнгәнгә күрә, Шәриповның гыйльми карашы мәҗүси-төркилектән ислам-мөселманлыкка күчеп, мәдәниятебезнең үзәк өлеше булган шигъриятебез яңарыш тенденциясе белән сугарылды һәм ислам Ренессансын кичергән төрки халыклар контекстындагы тарихи чынбарлыкка тугры калды. Галим культураны эзләүне таш гасырлардан башлады һәм бу юнәлештә Мәхмүт Кашгарый, Йосыф Баласагуни, Утыз Имәни һ.б. иҗаты аша гасырларның алтын ятмасына тап булды. Мин, мәсәлән, Әхмәд Ясәвинең «Оҗмах-тәмуг телләшүр, телләшүр дә берләшүр» дигән хикмәтен Әнвәр Шәрипов аша белдем. Моннан илле ел элек шушы хакта, күрәсең, уйланып, яраткан язучыбыз Гомәр Бәширов: «…Халыкның культурасы – ул аның туган теле, фольклоры, мең еллар буенча халыкны халык итеп беркетеп тоткан, кырылып бетүдән саклаган, буыннан буынга үсеп, һаман камилләшә килә торган яхшы гореф-гадәтләре, тормышының эчке кануннары, туып үскән туфрагына, туган иленә мәхәббәте, хезмәт сөючәнлек кебек изге традицияләре… – дигән иде. – Боларның бик күбесе халык белән бергә туганнар. Шунлыктан культураның башлангычы, аның чыганаклары турында сүз бара икән, аны былтырдан гына түгел, бәлки бик ераклардан эзләргә кирәк».
Профессорларыбыз арасында, авыр кабул итмәсеннәр, кызылавызланып, безнең атаклы мирасыбызны үз авызыбыздан аерып, башкаларга өләшүче, «бездә күп ул» дип, бушка бүләк итүче, күмәртәләп төяп озатучы, берәмләп сатып җибәрүче, шуның белән горурланып, мондый хилаф эштән үзенә мәртәбә ясап, дан-шөһрәткә, исем-милеккә ия булучылар да очрады һәм бүген дә очрап тора. Безнең Әнвәребез андый түгел. Үзе дә булган байлыгыбыз белән куана-куана уртаклашырга әзер булса да, ул, безнең татарның «Уртак малны эт җыймас» дигән тугры мәкален бер генә мизгелгә дә исеннән чыгармыйча, гасырлар караңгысына шәм кабызып, мирасны эзләп табучы һәм кире кайтаручы галим-профессорыбыз. Шәрипов беренчеләрдән булып Казан ханлыгының соңгы шагыйре имам Колшәрифнең сирәкләрдән-сирәк әсәрләрдән торган «И күңел, бу дөньядыр…» дигән газәлләр һәм кыйссасы җыентыгын безгә кире кайтарды. Ул алып китүче түгел, алып кайтучы. Галимнең бу гамәле белән җимертелгән Казаныбызның диварлары яңарып тын алгандай, яшәргәндәй булды. Габдерәхим Утыз Имәни әл-Болгариның 400 битлек шигырьләр һәм поэмалар томын юлдан-юлга безнең бүгенге телебезгә тәрҗемә итеп, кереш сүзен һәм аңлатмаларын язып, биш мең данәдә бастырып чыгарды һәм республика һәм мәктәп китапханәләренә таратуга иреште. Татарның кыйралудан исән калган мәктәп баласының күзендәге шатлыкны күз алдыгызга китерәсезме?! Ул гынамы? Күптән түгел ул безгә утызынчы елларның атаклы шагыйре, бөек Такташ белән уртак мәйдан тоткан авылдашы шагыйрь Сирин иҗатын кире кайтарып бирде. «Мәйдан» журналына рәхмәтләр яусын, ул әдипнең ачышларына тоташ сан багышлады. Нишләп мондый бәрәкәтле эшләрне башка галимнәребез эшләргә ашыкмый? Нигә аларның «хәреф кортлары» бары тик үзләренең келәе әчегән диссертацияләрен генә кимереп ята? Әлбәттә, бу хезмәтләрне гамәлгә кую өчен галимнең үзенә шагыйрь булырга кирәк, әмма ул гына да җитми – «китап корты» дигән сыналмыш абруйга, галим сабырлыгы, галим түземенә лаек зат булырга кирәк иде. Менә шушы урында халык шагыйребез Сибгат Хәкимнең:

Килде шагыйрь, Тукай килде җиргә,
Язганнары безгә бүләге.
Күрсәт, тарих, бар кайгысы белән
Татар халкы сыйган бүлмәне… –

дигән юллары белән кычкырып аваз саласы килеп китә.
Милләтебезнең икенче бер шундый ук атаклы патриоты – дәүләт эшлеклесе һәм тарихчы-галиме Индус Таһировның бавырдашы һәм язмышташының йолдызлар яктысында да кабер ташлары кебек искергән кулъязмалардан аваз арты аваз чокып чыгарып, безгә кире кайтарып бирә алуына эчкерсез куану белән әйткән менә мондый тәгъбирләре бар: «…Әнвәр өчен милләт, аның үткәне һәм бүгенгесе беренче урында тора. Күпләрнең теше үтмәстәй борынгы кулъязмаларына үтеп керә ул. Әдәби мирасыбызны халкыбызның үзенә кайтарып бирүгә зур өлеш кертә… Әнвәрнең бер юбилеена багышланган котлауда «Утыз Имәнине өйрәнмичә, гыйлем мөнбәренә кем менә?» дигән сүзләр бар. Чыннан да, Утыз Имәнинең тормышы һәм иҗаты галимнең фәнни эшчәнлегенең тамыры, дисәң дә, әллә ни ялгыш булмастыр. Шагыйрьнең иҗаты бик тә авыр елларны халкыбызга рухи ныклык, яшәү көче биреп торган. Әнвәрнең әлеге шәхес иҗатына багышланган диссертациясен яклаганда, Нәкый Исәнбәт, Гомәр Бәширов, Мөхәммәт Гайнуллин, Бакый Урманче, Рәфыйк Нәфигов кебек олпат затларның катнашуы юкка гына булмаган…»
Үзен зат итеп таныган затларның ул сирәклекләрен белә. Шуңа күрә дә кадерли. Татарга технологик фәннәр буенча үзенең «квант теориясен» булдырырга насыйп итмәсә дә, ул бүлеп бирелгән кечкенә кишәрлек-мәйданда тирән тамырлы филология фәнен, тел-иман кебек халыкара структураның тоташ бер мәктәбен тудыра алды. Безнең төрки-татар тел-әдәбият фәненең чәчкә аткан еллары үткән гасырның уртасына, аерып әйткәндә, 1960–1990 елларга туры килде. Бу чорда төрки-болгар-татар тел-авыз иҗатын, шигъриятен, тәнкыйтен, гражданлык публицистикасын чәчмә әдәбиятын, скиф, сармат, һунну бабаларыбызны, чөй язма заманнарыннан алып безнең көннәргә кадәр иҗтимагый-нәфис күренеш буларак тирәнтен өйрәнгән, тарихи-хронологик системага салган, жанрлар нисбәтеннән аныклаган, бүлгән, метрик үлчәнешен билгеләгән һәм, нәтиҗәдә, татарның этик-эстетик куәтен дөньякүләм масштабка чыгарган күренекле галимнәребез Хатыйп Госман, Мирфатыйх Зәкиев, Шакир Абилов, Марсель Бакиров, Хатыйп Миңнегулов, Тәлгат Галиуллин, Нурмөхәммәт Хисамов, Резеда Ганиева, Әнвәр Шәрипов, Фәрит Яхин һәм башкалар татар филология фәненең алдынгы форпостын тәшкил итте. Һәм Өченче мең еллар башында «Борынгы төрки һәм урта гасырлар әдәбиятында шигъри жанрлар системасы» дигән искиткеч борынгы, тирән тамырлы, әмма өйрәнелмәгән булуы, тарихи масштабы белән әдәбиятыбызның борынгы төрки, Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы, гарәби-фарсы катламнарын эченә алган искиткеч яңа темага докторлык диссертациясе яклаган Шәрипов, үзе дә шушы йолдызлык вәкиле буларак, гыйльми аркадашларының хезмәтләренә югары бәя бирде. Алар аның өчен куаныч иде. Куаныч белән яктылыкның законы уртак: күңелең киң булса, күрә белсәң, ул һәркемгә җитә.
Аркадашлары аның үзен дә зурладылар. Ул моңа лаек иде. «…Әнвәр Шәрипов… төпченүчән археограф, текстолог, оста әдәбиятчы-лектор итеп танытты, – дип язды аның турында филология фәннәре докторы Хатыйп Миңнегулов. – Ул барыннан да элек энциклопедик шәхес. Утыз Имәнине ныклап өйрәнгән зат.Гомумән, галим Утыз Имәни иҗатын өйрәнү, пропагандалау өлкәсендә инде утыз елдан артык нәтиҗәле эшли…» Аның фикерен дәвам итеп, күренекле әдәбият галиме Фәрит Яхин болай ди: «…Борынгы һәм урта гасырлар татар әдәбиятын җентекләп өйрәнгән һәм аны хезмәтләрендә яктырткан, шул чор әдәбияты теориясен эшләгән Әнвәр әфәнде Шәрипов – татарның, чын мәгънәсендә, олы галиме. XXI гасыр башларында безгә бер үк Гыйльми советларда эшләргә туры килде. Аның кешелеклелеге, фәнгә карата җитди мөнәсәбәте, яшь галимнәргә хәерхаһлы булулары – болары шулай ук аерып алып, мактап сөйли торган фактлардан…» Галимнең Утыз Имәни иҗатына багышланган хезмәтләренә кагылып, татар әдәбияты турындагы фәннең башлангыч кыйммәтләрен ачкан күренекле галимебез, филология фәннәре докторы Марсель Бакиров: «Әнвәр Шәрипов… татар әдәбияты белемендә беренче буларак шигъри жанрларның функциональ үзенчәлекләрен дә, аларның синкретик табигатен һәм иерархиясен дә җентекләп анализлый. Шигъри жанрларны аларның җәмгыять тормышында тоткан функцияләре белән бәйләп карау, аларны тарихта барлыкка килү чорыннан, аларның эчтәлегеннән, язылу стильләреннән, кемгә адреслануларыннан чыгып, жанрлар иерархиясендәге урынын ачыклау – болар барысы да бары тик хуплауга гына лаек эшләр…» Биредә, шагыйребез Сәйфи Кудаш кебек, чынлап та, «Кузгала тәмле һава!..» диярсең!.. Бу уңайдан тагын бер фикерне әйтми үтеп булмый. «…Шәрипов – фәнни эшне Татарстан югары уку йортларында укыту белән бергә алып бара торган күренекле татар әдәбияты белгече. Аның тарафыннан XVIII гасыр татар әдәбияты тарихы һәм гарәп-фарсы-төрки-татар әдәби багланышлары турында җитди хезмәтләр язылган, – дигән иде филология фәннәре докторы, профессор Резеда Ганиева. – Галимнең гарәп графикасында һәм иске татар телендә язылган әсәрләрне бүгенге татар әдәби теленә тәрҗемә итү, аңлатмалар язу, текстологик эш башкару өлкәсендәге эшчәнлегенә аеруча басым ясап әйтергә кирәк…»
Әнвәр Шәриповның докторлык диссертациясенә нигез булып яткан «Борынгы төрки-татар әдәбиятындагы шигъри жанрларның барлыкка килүе һәм аякка басуы» дигән хезмәте татар телендә язылган булса да, ВАК куйган яңа таләпләр буенча 2001 елда Казан университеты нәшриятында аерым монография буларак рус телендә басылып чыкты. Милли чынбарлыкның сәяси уеннар аркасында мондый борылыш алуына без инде хәзер аптырамыйбыз, экстремизмда гаепләнүдән куркып, без Тукай шигъриятенең эстетик чыганаклары турындагы хезмәтләрне дә рус телендә генә яза башладык. Нишлисең, тормыш «алга бара», булган проблемалар артта өстерәлеп кала килә, аларны чишү өчен дә хакимияткә «БДИ» кебек «реформаторлык» кирәк. Автор бар гомерен диярлек багышлаган һәм аның «Аккош җыры»н хасил иткән бу тәнкыйди әсәр татар һәм башка милләт укучыларына нинди яңа нәтиҗәләр алып килә соң? Галим аларны биш концептуаль таләптән чыгып бәяли:
1. Төрки-татар шигърияте үзенең чишмә башын һун бабаларыбыз чорларыннан ук ала. Халык авыз иҗатының беренчел гореф-гадәт, холык-фигыль, мифологик, фольклор чыганаклары халыкның милләт буларак җитлегү процессында рухи-рухани бишек бурычын үти. Һуннарның башлангыч иҗат үрнәкләре саналган календарь-ел фасыллары санагычлары, мактау, сыктау, чеңләү, йола әйтеше-ырымнар, каргыш, ант һ.б.ларда бүгенге татар шигъриятенең яралгылары яратылган.
2. Заманнар үтү, беренчел төрки дәүләтләр оеша башлау белән төрле диннәргә инанган төрки-кабиләви җәмгыятьтә күрәзәче-шаманнар, шагыйрь-чәчәннәр барлыкка килә. Гади әйтешләрдәге мактаулар, сыктаулар урынына тарихи, хиссияти, мәхәббәт җырлары, мәкальләр, риваятьләр, дастаннар, дүртьюллык такмаклар, кыска һәм озын җырулар, төрки дөнья ислам яктысына керү белән, жанр буларак, бәетләр, мөнәҗәтләр, тәүхид, нәсихәт дөньяга чыга. Дөньяви әдәбият дигән төшенчә барлыкка килә. Алтын Урда чорында төрки-татар шигърияте яңа эчтәлек һәм яңа жанрлар реформациясен кичерә. Язма әдәбият битләренә үзара ярыша-ярыша кыйсса, намә, китаб, мәснәви, хикәят, хикәяте мәнзумә, мәсәл, мөназарә (әңгәмә-бәхәс), газәл, касыйдә, робагый, тоюк, кыйтга, фәрд, мәдхия, мәрсия жанрлары күтәрелә һәм камилләшә. Гомумән алганда, VIII-XV гасырлар арасындагы тарихи чорда төрки-татар әдәбиятында Шәрипов тарафыннан табылган, танылган һәм системага салынган шигъри жанрларның төрки әдәбиятлар күләмендәге фәнни әһәмияте киң даирә укучыларыбыз өчен бәяләп бетергесез.
3. Тел-авыз, фольклор иҗатыннан язма әдәбиятка – шәхси иҗатка күчә килүендәге арадаш чор үзенчәлекләре.
Язма әдәбиятка кадәр шигырь укылмаган – яттан сөйләнгән һәм тыңланган. Гади тыңлаучы, шулай итеп, акын, чичән белән беррәттән әсәрнең иҗатташы булып киткән. Әсәр булат хәнҗәр сыман камилләшкән, шомарган, ялтыратылган. Милли авыз иҗаты язма әдәбиятка әверелгәч, китапчылар фольклорны халык авызыннан мөмкин кадәр беренчел сафлыгында язып алырга тырышкан. Әсәр ике яссылыкта – тел һәм язма яссылыкларда яшәвен дәвам иткән. Фәндә «амфибиаль чор» дип аталган бу аралык X-XI гасырларны үз эченә ала. Бу чорда беренче төрки дәүләтләр, утрак шәһәр культурасы, шушы нисбәттән киләчәк Мәхмүд Кашгарый, Йосыф Баласагуни, Әхмәт Ясәвиләргә мәйдан әзерләп, төрки әдәбиятлар Ренессансына юл ачыла. Идел буе Болгарында «амфибиаль чор»га мисал булып Болгарга ислам килгәннән, гарәп алфавитына күчкәннән соң, Кол Галинең шуларның нәтиҗәсе буларак иҗат иткән «Кыйссаи Йосыф» поэмасы тора. Бу бәрәкәтле хәрәкәттә, әлбәттә, җәмгыятькә ислам алып килгән шифалы җилләр тәэсире чагыла иде. Бу җәһәттән Ги де Мопассанның ислам турындагы фикерләре белән уртаклашып китү бик тә урынлы булыр иде. «…Дин – менә нәрсә аларның гамәлләрен, җаннарын, яхшы холыкларын һәм җитешсезлекләрен рухландыручы көч. Дин тәэсире нәтиҗәсендә, дин ярдәмендә алар юмарт, батыр, назлы, тугры, гәрчә икенче, тышкы яктан караганда, алар бу сыйфатларга ия булмаган, аларга бу сыйфатларны тота-каба дин бирмәгән кебек күренсәләр дә… – дип язган ул үзенең «Алжирдан Туниска кадәр» дигән язмасында. – Без гарәпнең турыдан-туры тәүтормыш кешесе табигатен ачыклый да, аныклый да алмыйбыз, ул, кем әйтмешли, дин, Коръән тәэсире, Мөхәммәт гыйльмияте белән яңадан чүкелгән. Кешелек тарихында моңа кадәр бер генә дин дә кеше холкына бу кадәр тизлек һәм көч белән иңдерелә алмагандыр. Монда, мәчетнең тыныч ихатасында, дин, хөкем-шәригать, мәгърифәт – барысы бербөтен булып оешкан иде…»
4. Шәхси язма иҗатта төрки-татар шигъри жанрлары системаларының тулаем формалашу һәм аякка басуының тәмамлану чоры.
Ислам динен кабул иткәннән соң, төрки шигърият белән гарәби һәм фарси шигъриятләр белән аралашу яңа ызаннарга ята. Иҗат ориентирлары, әдәби кануннар һәм шигъри калыплар, бөтенләй башка максатлардан чыгып, бөтенләй башка максаттагы юнәлеш ала. Нәтиҗәдә, төрки-татар шигъри системасы вәгазьчелек һәм суфичылык идеологиясе белән баега. Төрки әдәбиятлар карынында күптән хәзерләнеп килгән фикри инкыйлаб тормышка ашып, Кашгар-уйгыр әдәби-тарихи мәктәбе дөньяга чыга һәм ул, ниһаять, Мәхмүд Кашгарый, Йосыф Баласагуни, татарлыклары ташып торган Әхмәт Ясәви, Сөләйман Бакыргани кебек титан абзаларыбызны гамәлгә куя. Менә ничә гасыр инде алар безне дөнья каршында Көнбатышның үзләрен «кашка тәкәләргә» тиңләгән «индоевропеизм» экспансиясеннән саклап килә!
5. Төрки-татар әдәбиятында шигъри жанрларның ары таба үсеше һәм камилләшүе.
Фольклордан язгы ташу кебек шәхси иҗат аерылып чыга. Шигърияттә Котбның «Хөсрәү вә Ширин», С.Сараиның «Сөһәйлухаил вә Гөлдерсен», Хәрәзминең «Мәхәббәтнамә»се, Х. Кятибның «Җөмҗөмә солтан», Ашик-пашаның «Гарибнамә» һәм «Кисекбаш китабы» кебек зур күләмле лиро-эпик һәм лирик әсәрләр пәйда була. Гомердә булмагандай, Рабгузи, Хәрәзми, Габделмәҗид, Мәүлә Кази Мөхсин кебек конкрет шәхес-шагыйрьләрнең газәлләре, тәүхид, мөнәҗәтләре, Сәйф Сараиның касыйдәләре, тулы бер шигъри ташкын булып, киләчәкнең Мөхәммәдьярлары, Мәүлә Колыйлары, Утыз Имәниләре, Габделҗаббар Кандалыйлары, Тукайлары, Такташлары, Туфаннары, Сибгат Хәкимнәре, Роберт һәм Рәшит Әхмәтҗаннарына юл ача…
Бу юл борма-борма борылышлар, табышлар һәм югалтулар аша бөек татар шигъриятен безнең буыннарга китереп тапшыра.
Без инде бу ялкынны кулдан килгәнчә сакларга, сүндермәскә тырыштык. Әдәби мирасны ничегрәк баета алганбыз, монысын инде киләчәк күрсәтер.
Ә менә гасырлар төпкелендәге шагыйрь бабаларыбыз ул утны ничек чакматаш чәкетеп тапканнар – монысын инде галимебез Әнвәр Шәрипов шактый кызыклы итеп ачып биргән, дидек. Татар кулында халыкара прогресс өчен көрәштә моннан да көчле коралның булуы мөмкин түгел. Мин исә шуны ничек аңлавымны өлешләтә генә булса да аңлатырга тырыштым. Кулымнан килде микән?
Сиңа барысы өчен дә рәхмәт, Әнвәр дустым. Үзебезнең сабый чакны күз алдында тотып, минем «Атадан яшь калдым, акылдан буш калдым» дигән кинаяле татар мәкален кабатларга яратканымны беләсең. Һаман да шул ятимлек аркасында тәҗрибәсезлек сынауларына батып, әмма югалып калмыйча, ирләрчә бу сынауларны җиңеп, «зур кеше» булып җитешеп-ачылып, күпләргә үрнәк инсан булып өлгереп, камил акыллы балалар үстергәнең, хәрам ятимнәр тудырмыйча, башкаларны ялгышларыннан яклаганың-саклаганың өчен зур рәхмәт.


Комментарий язарга