Логотип «Мәйдан» журналы

Утыңны сүндереп Җирне коткаруда катнаш

Иртәгә, 19 март көнне, бөтендөнья бер сәгать электр энергиясе кулланмый торачак. Моннан берничә ел элек табигатьне саклаучылар тарафыннан уйлап табылган әлеге чара “Җир сәгате” (“Час Земли”) дип атала...


Иртәгә, 19 март көнне, бөтендөнья бер сәгать электр энергиясе кулланмый торачак. Моннан берничә ел элек табигатьне саклаучылар тарафыннан уйлап табылган әлеге чара “Җир сәгате” (“Час Земли”) дип атала.



77823f1b1b418f5555f1a5f7e95443a1
Бу көнне экологик шартларга битараф булмаганнар 20.30 – 21.30 вакыт аралыгында электр энергиясен кулланмаска тиеш.
Соңгы берничә ел эчендә кешенең әйләнә-тирәгә кылган зыяны санап бетергесез. Табигать саташып кыш урынына яз, яз урынына кыш килүләр дә моның бер билгесе, күрәмсең. Бөтендөнья кыргый табигать фонды безгә елына бер көн, бер генә сәгатькә булса да Җир анабызга игътибар итергә чакыра. Алар фикеренчә, әгәр һәр кеше бу көнне бер сәгатькә бөтен электр корылмаларын сүндереп торса, бу бер яктан энергияне экономияләргә, икенче яктан глобаль җылытуга каршы көрәш булачак.
Казан да инде берничә ел рәттән бөтендөнья акциясендә катнаша. Узган ел,  Казанның Башкарма комитеты бинасы, Казан ратушасы, “Казан” гаилә үзәге, Казан Кирмәнендә урнашкан административ биналар, “Казан Арена” стадионы, “Корстон”, «Казан Грант отель» биналары тышкы утларын бер сәгатькә тулысынча сүндереп торган.
Әлеге чарага син дә кушыл! Бу көнне компьютер, телевизор экраннарыннан аерылып шәм яктысында якыннар белән аралашырга, яки урамда саф һава суларга була бит.

 
http://shahrikazan.com/tt

Комментарийлар