Логотип «Мәйдан» журналы

Утлы корал тапшырган өчен акча түлиләр

Бу атнада Татарстанның хокук саклаучылары Лениногорск шәһәрендә яшәүче бер кешенең гаражында законсыз сакланган 16нчы калибрлы ТОЗ-Б ике көпшәле ау мылтыгы “обрезын” йолып ала. Хәзерге вакытта әлеге м...


Бу атнада Татарстанның хокук саклаучылары Лениногорск шәһәрендә яшәүче бер кешенең гаражында законсыз сакланган 16нчы калибрлы ТОЗ-Б ике көпшәле ау мылтыгы “обрезын” йолып ала. Хәзерге вакытта әлеге мылтыкның килеп чыгышы буенча тикшерү эшләре үткәрелә.



Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы кисәткәнчә,  законсыз сакланган коралны, сугыш кирәк-яракларын үз теләгең белән хокук саклау органнарына тапшыру, җинаять җаваплылыгыннан коткарудан тыш, матди файда да китерә.
Татарстан Министрлар Кабинеты карары белән билгеләнгәнчә, киселгән утлы корал өчен - 3 мең, шартлаткыч матдәләр һәм шартлату чаралары өчен - 2 мең,  хәрби гранаталар һәм шома көпшәле утлы ау коралы өчен – 1 мең 500, ясалма утлы корал өчен – 1 мең, газлы, пневматик һәм травматик корал өчен - 500 сум, киселгән утлы коралга хәрби кирәк-яраклар өчен 20 сум түләнә.

i (12)
 
Интертат

Комментарийлар