Логотип «Мәйдан» журналы

Үтеп барышлый

Кем кабренә чәчәк ыргытсам да, Әрәм китмәс төсле чәчәгем;Мин җирдәге һәрбер сукбай белән Дус абыйдай тату яшәдем. Поезд ыргый таныш урманнардан,Тәгәрмәчләр шаулап баралар,Уйлар һәр очраган ак кае...

Кем кабренә чәчәк ыргытсам да,


Әрәм китмәс төсле чәчәгем;


Мин җирдәге һәрбер сукбай белән


Дус абыйдай тату яшәдем.


 
Поезд ыргый таныш урманнардан,
Тәгәрмәчләр шаулап баралар,
Уйлар һәр очраган ак каенның
Ботагына асылып калалар…
Юл буенда яшь бер каен кызы
Тынып йоклый баскан көенә,
Исрек усак җәеп канатларын
Аны үбәр өчен иелә…
Тик урманның төнге тынычлыгын
Җимереп килгән поезд таушына
Ул сискәнеп, берни булмагандай,
Үз урнына таба аушына…
Юл буенда йомылып йоклап яткан
Урман чәчәкләре сискәнеп
Уяналар…
Поезд килгән якка
Керфекләрен ачып карыйлар,
Ул үтүгә тагын тыналар,
Урман тынлыгына чумалар…
 

                                    *


Ах,
Мин җир өстен артык сөйдем бугай,
Артык сөйдем аның гөлләрен,
Һәрбер буйга җиткән каен кызын
Усак егетеннән көнләдем…
Поезд ыргый, ә мин тәрәзәдән
Күрмәмме дип бер-бер танышны,
Һәрбер станциядән күзем алмый,
Карап барам үтеп барышлый…
Кем соң кирәк миңа?
Станциядә
Арлы-бирле йөргән халыклар,
Ертык бүрке, тузган чабатасы белән
Миңа якын, миңа танышлар…
Мин гомрем буе шул кешеләрнең
Йөрәк тавышларын тыңладым,
Каныма манчып язган һәр җырымны
Алар теле белән җырладым.
Алар арасында, матурланып,
Бөдрәләнде яшьлек чәчәгем,
Давыллы елларда, киң кырларда
Алар белән бергә яшәдем…

                                    *


Алар башка хәзер;
Алар, тар юллардан чыгып,
Зур юлларга табан баралар,
Алар көче белән җирдән күтәрелә
Яңа авыл, яңа калалар…

                                    *


Поезд ыргый,
Ә мин тәрәзәдән
Озатып калам һәрбер танышны,
Һәрберсенә җылы хисләр белән
Елмаямын үтеп барышлый...
 

Һади ТАКТАШ


Фото: https://www.facebook.com/


«Мәйдан» №1, 2021 ел.


 

Комментарийлар