Логотип «Мәйдан» журналы

Үтеп барган тансык көнем

Үтеп барган тансык көнем.Һаваларда эрер микән,Далаларда йөрер микән,Хәлсезләнеп ятар микән,Агымсуда батар микән? –Ниләр көтә бу көнемне? Мәңгелектән килгән көнем.Шыксыз җилләр кисәр микән,Кат-кат...

Үтеп барган тансык көнем.
Һаваларда эрер микән,
Далаларда йөрер микән,
Хәлсезләнеп ятар микән,
Агымсуда батар микән? –
Ниләр көтә бу көнемне?
 
Мәңгелектән килгән көнем.
Шыксыз җилләр кисәр микән,
Кат-кат искә төшәр микән,
Төшкә кереп йөдәтерме,
Акыл булып сүз әйтерме? –
Ниләр көтә бу көнемне?
 
Мәңгелекнең тик бер көне.
Җанга сеңеп бетәр микән,
Каным булып кибәр микән,
Синең эздән үтәр микән,
Керфегеңнән үбәр микән? –
Ниләр көтә бу көнемне?
 
Миннән киткән бу көнемне
Ниләр көтә, ниләр көтә?
Галәм төше тыгызлана –
Мәңгелек көн җаннан күчә.
Мәңгелекнең тик бер көне,
Үтеп бара сиздермичә...
 

Факил САФИН


Фото: Николай Туганов 

Комментарийлар