Логотип «Мәйдан» журналы

Ут белән көрәшүчеләр Лаеш районындагы полигонда пыскып яткан чүп-чар өемен сүндерә

Ут белән көрәшүчеләр Лаеш районындагы полигонда пыскып яткан чүп-чар өемен сүндерүен дәвам итә, дип белдерде Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Фото: mch...

Ут белән көрәшүчеләр Лаеш районындагы полигонда пыскып яткан чүп-чар өемен сүндерүен дәвам итә, дип белдерде Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.
001-1 Фото: mchs.tatarstan.ru
Орел авылы янындагы полигонда каты көнкүреш калдыклары өеменә ут капкан. Янгынның мәйданы 150 квадрат метр тәшкил итә. Утны сүндерүгә бульдозерлар һәм үзбушаткычлар җәлеп ителгән.
Кичә биредә ике сәгатьтән артык Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Ка-32 вертолеты эшләде. Ул чүп-чар өеменә биш тоннага якын су сипте.
Бүген иртән ул су сибү өчен тагын һавага күтәрелде. Хәзерге вакытта урында 5 янгын сүндерү машинасы, 14 үзбушаткыч, 3 трактор һәм 4 бульдозер эшли. Янгынны сүндерү өчен 70 кеше җәлеп ителгән.
 
https://tatar-inform.tatar/

Комментарийлар