Логотип «Мәйдан» журналы

Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар кертелде

Россиядә Гадәттән тыш хәлләр режимы шартларында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар кертелде. Бу хакта «Парламент газетасы» хәбәр итә.Россия Административ хокук бозулар...

Россиядә Гадәттән тыш хәлләр режимы шартларында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар кертелде. Бу хакта «Парламент газетасы» хәбәр итә.
urman-yangyn
Россия Административ хокук бозулар кодексының 8.32 маддәсенә кертелгән үзгәрешләр нигезендә, иң зур штраф юридик затларга яный — штраф 500 мең сумга кадәр. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен вазифаи затлар 40 мең сумга кадәр штраф түләргә тиеш булачак, ә физик затлар — 5 мең сумга кадәр.
Беркетмәләрне урман сагы, урманнарда дәүләт янгын күзәтчелеге федераль хезмәте хезмәткәрләре, шулай ук полиция төзиячәк.
Фото: https://pixabay.com/

https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/19/188334/

Комментарийлар