Логотип «Мәйдан» журналы

Урман шавы

Колагымда һаман урман шавы,Бер шаулый да урман, бер тына,Вакыт-вакыт куя ыңгырашып,Тәненә чапкан балта таушына.Эссе чакта урман куены җиләс,Салкыннарда — бирә җылылык.Урман булса, коры җилләр тимәс,Ур...

Колагымда һаман урман шавы,
Бер шаулый да урман, бер тына,
Вакыт-вакыт куя ыңгырашып,
Тәненә чапкан балта таушына.
Эссе чакта урман куены җиләс,
Салкыннарда — бирә җылылык.
Урман булса, коры җилләр тимәс,
Урман юкта — җанда корылык.
Колагымда һаман урман шавы —
Кубыз итеп кояш нурларын,
Бабайлардан калган моңлы җырны
Күңелемә сала урманым.
Ә рәхимсез балта һаман кисә
Агачларның сайлап асылын.
Балтаның бит аның йөрәге юк,
Тимер башның нинди акылы?
Илсакчылар өчен калкан булган
Белоруссия урманнарының
Туганыдай безнең бу урманнар,
Җырлары да уртак, таныймын.
Сугыш елларының суыгыннан
Туңдырмыйча безне саклады,
Тик берәү дә ул чак агачларны
(Ат койрыгына таккан комиссардай...)
Тракторга тагып кайтмады.
Уңны-сулны балта белмәгәнгә,
Бу урманның җыры кайгылы.
Искәртә ул гүя балта куллы
Бәндәләрнең әле барлыгын..
 

Шамил МАННАПОВ


Фото:  https://ru.freepik.com/Изображение от Freepik

Комментарийлар