Логотип «Мәйдан» журналы

Урак-2016: кайсы район алда?

Быел Татарстанда урып-җыюга алдагы елга караганда иртәрәк тотындылар.Узган ел 25 июльгә 46 мең гектар мәйданнан бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар җыеп алынган булса, быел ул мәйдан 203,5 мең г...


Быел Татарстанда урып-җыюга алдагы елга караганда иртәрәк тотындылар.



mbnozruhmyic nphjlgjnvuij 2014
Узган ел 25 июльгә 46 мең гектар мәйданнан бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар җыеп алынган булса, быел ул мәйдан 203,5 мең гектар тәшкил итә.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматлары буенча, 25 июльгә урып-җыю эшенең 14 %ы тәмамланган инде. Быел республика кырларыннан ындырга 656,6 мең тонна ашлык кайткан инде. Гектар уңышы – 32,3 центнер.
Пландагы эшне башкару күләме буенча Актаныш районы игенчеләре иң алда бара. Биредә 25 июль көненә барлык мәйданның 27 %ында эш төгәлләнгән инде. Шулай ук Зәй (24 %), Апас (23 %), Кайбыч (21 %) һәм Әлки (20 %) районнары алардан азга гына калыша.
Ә иң мул иген уңышы Нурлат районында икән. Анда гектарыннан уртача 44,1 центнер уңыш җыеп алалар. Гектар уңышы Зәйдә – 43,5, Тәтештә – 40,3, Актанышта – 40, Буада – 39,9, Сарманда – 38,3, Балтачта – 37,3, Кайбычта 35 центнер.

 
Чыганак: http://intertat.ru/tt

Комментарийлар