Логотип «Мәйдан» журналы

Үпкәләтмә

Иң түренә үтеп, урын алдыңЯралары тулы йөрәкнең.Уйламыйча саксыз кагыла күрмә –Җәрәхәт өстәмә, кирәкми.Авыр сүзләр әйтеп үпкәләтмә –Күз яшьләрем әле кипмәгән.Тозлар сипмә йөрәк ярама син –Әрнүләре һам...

Иң түренә үтеп, урын алдың
Яралары тулы йөрәкнең.
Уйламыйча саксыз кагыла күрмә –
Җәрәхәт өстәмә, кирәкми.
Авыр сүзләр әйтеп үпкәләтмә –
Күз яшьләрем әле кипмәгән.
Тозлар сипмә йөрәк ярама син –
Әрнүләре һаман бетмәгән.
Үткәннәрем исләремә төшсә,
Өермәләр уйный җанымда.
Тынычланып калам сыкраулардан
Тик син булсаң гына янымда.
Аңлашмыйча, мине үпкәләтмә –
Күз яшьләрем әле кипмәгән.
Тозлар сипмә йөрәк ярама син –
Әрнүләре Һаман бетмәгән.
Үземә тиң күреп кабул иттем –
Хисләреңә ялган кермәсен,
Ышанычым алып бәгыремнән,
Араларны өзә күрмәсен.
 

Флера ТАРХАНОВА


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от teksomolika

Комментарийлар